Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

«Уңайлы мохит» мамадышлылар өчен уңаймы?

"Уңайлы мохит" программасы буенча җайланган обьектлар физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен дә, сау-сәламәт кешеләр өчен да кулай булырга тиеш. Бу хакта район муниципалитеты бинасында узган очрашуда социаль өлкәдә хезмәт куючыларга ТР сы хезмәт,мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова искәртте. Гарип кеше түгел, ә инвалидлыгы булган зат,физик мөмкинлекләре чикле булган...

"Уңайлы мохит" программасы буенча җайланган обьектлар физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен дә, сау-сәламәт кешеләр өчен да кулай булырга тиеш. Бу хакта район муниципалитеты бинасында узган очрашуда социаль өлкәдә хезмәт куючыларга ТР сы хезмәт,мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова искәртте.

Гарип кеше түгел, ә инвалидлыгы булган зат,физик мөмкинлекләре чикле булган спортсмен түгел, ә инвалидлыгы булган спортсмен, даун түгел, ә даун синдромлы кеше. Без инвалидларны кимсетергә мөмкин булган сүзләрдән арынырга тиеш. " Уңайлы мохит" шуннан башлана. Ирина Присвирякова киңәшмәдә, иң беренче нәүбәттә, этик мөнәсәбәтләргә тукталды.

Районда халыкның бу төркеменә 4 меңнән артык кеше керә. 4133 инвалид өчен 2011 нче елдан " Уңайлы мохит" программасы буенча шәһәребездәге күпчелек обьектлар югарыда телгә алынган категориягә керүче гражданнар өчен җайлаштырыла башлады.

- ТР ның барлык районнарына "Уңайлы мохит" программасы кертелде. Мамадышта бу эш начар оештырылган димәс идем. Сез яшел зонада. Инвалидларның иҗтимагый оешмасы яхшы эшли. Паспортлаштыру эше дә яхшы алып барыла. Күп кенә обьектлар инвалидлар өчен адаптацияләнде. 3 нче мәктәпнең яраклаштырылган үз автобусы булуы да сөендерә. Күп районнар бу хакта хыяллана гына. Универсиада вакытында әлеге автобус безгә нык ярдәм итте. Ләкин моның белән генә чикләгернә кирәкми, алга барырга кирәк",- диде хезмәт,мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары.

Махсус яраклаштыруга мохтаҗ булган обьектлар күп. Учрежденияләрдә чакыру төймәләре, аралашу чаралары көйләү, автобус тукталышларында мөмкинлекләре чикләнгәннәр, аз мобильле гражданнар өчен махсус урыннар булдыру, начар ишетүчеләр өчен ишетү мөмкинлеген арттыра торган җиһазлар кую, тротуарларны түбәнәйтү эшен дәвам итү кирәк. Моннан тыш оялы тактиль плитә җәю эшенә җитди карау зарур. Күп очракта алар гостка туры килмиләр. Брайль шрифты белән язылган мәгълүмат такталарын да урнаштыру мөмкин. Ишек тоткалары да уйланылган булырга тиеш. Универсаль ишек тоткасы үрнәген Ирина Присвирякова шәхсән тәкъдим итте. Әлеге ишек тоткасы коляскалылар өчен дә, таякка таянып йөрүчеләр өчен дә уңайлы булуын исбатлады ул. "Юыну бүлмәләренә тюлпань рәвешендәге юынгач кую тыела. Һәр тармак үзенең бинасында, территориясендә санитар нормаларга һәм тиешле кагыйдәләргә җавап бирерлек шартлар тудырырга тиеш",- диде министр урынбасары.

А. А. М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250