Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Туган тел көне Мамадышка әдәбият сөючеләрне җыйды

Район үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре, Туган тел көненә, Шигърият бәйрәменә багышлап, район мәдәният йортында күңелле чара оештырдылар. Ул китапханәчеләрнең үзләре, шәһәр мәктәпләре укучылары башкаруындагы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләреннән төзелгән, әкиятләрендәге Былтыры да, Шүрәлесе дә, Су анасы да катнашкан, күңелле композиция белән башланып китте. Быел 26нчы апрельдә райондашыбыз, күренекле шагыйрь...

Район үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре, Туган тел көненә, Шигърият бәйрәменә багышлап, район мәдәният йортында күңелле чара оештырдылар.

Ул китапханәчеләрнең үзләре, шәһәр мәктәпләре укучылары башкаруындагы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләреннән төзелгән, әкиятләрендәге Былтыры да, Шүрәлесе дә, Су анасы да катнашкан, күңелле композиция белән башланып китте. Быел 26нчы апрельдә райондашыбыз, күренекле шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизовның тууына да 70 ел тулды. Кичәдә аның иҗатына да бәя бирелде, районыбыз мәктәпләре укучылары тарафыннан әсәрләре сәхнәләштерелде. Китапханәчеләребез тарафыннан әдипнең әсәрләрен сәнгатьле уку буенча бәйге игълан ителгән иде. Сәхнәдә әлеге конкурс җиңүчеләренә Дипломнар да тапшырылды.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе белән берлектә, узган ел көз "Вәрис Гали укулары" тикшеренү эшләре бәйгесе игълан иткәннәр иде. Укытучылардан, китапханәчеләрдән һәм укучылардан аңа егермедән артык эш килде. Кичәдә җиңүчеләр муниципаль район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Рәхмәт хатлары, Дипломнары белән бүләкләнделәр. Конкурс комиссиясе беренче урынга лаек дип Югары Ушма төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ленуза Мөхәрләмова эшен тапты. Гран-прига Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйруллин лаек булды.

Кичәнең икенче өлеше Яңа Комазан авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә һәм мөгаллимә, күп кенә укучыларын каләм тибрәтүгә тарткан Рәсимә Галиева иҗатына багышланган иде. Шагыйрәнең каләмдәшләре, якташлары, районның Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Раузалия Ибраһимова сәламләделәр, әдәбият сөючеләр шигырәләрен башкардылар.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев