ТРның министр урынбасары: “Мамадышның киләчәге зур“
Агымдагы атнаның дүшәмбесендә Мамадышка үзенең эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова килде. Хакимият бинасында Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миңнегөл Муллаәхмәтова һәм мәркәзебез кунагы катнашында утырыш узды. Биредә социаль яклау бүлеге, "Кайгырту"...
Агымдагы атнаның дүшәмбесендә Мамадышка үзенең эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова килде.
Хакимият бинасында Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миңнегөл Муллаәхмәтова һәм мәркәзебез кунагы катнашында утырыш узды. Биредә социаль яклау бүлеге, "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле булганнар өчен интернат йорт, " Өмет" социаль приюты һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәт коллективлары да катнашты. Утырышта районның бүгенгесе һәм киләчәккә булган планнары турында фикер алыштылар.
-Хәзерге вакытта җөмһүриятебездә хөкем сөргән кризисларга карамастан, Татарстан республикасы алга таба үсүен дәвам итә. Бүгенге көндә Мамадыш районы да зур үзгәрешләр кичерә. Биредә кешеләр уңай шартларда яшәсен өчен барысын да эшләргә тырышалар. Шул максаттан сездә "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм "Өмет" приютлары эшләп килә. Чыннан да, Россиянең көчле булуын теләсәк, без регионнарны үстерергә тиешбез, - дип ассызыклады Энҗе Нигъмәтҗанова.
Утырыш барышында Анатолий Иванов районның бүгенге көндә нинди тормыш алып баруын сөйләде.
-Мамадыш кебек районнарга республикабыз бик зур ярдәм күрсәтә. Хәзерге вакытта да Мамадышта күп кенә республика программалары эшләп килә. Алар ярдәмендә планнарыбыз тормышка ашырыла, халыкның яшәү шартлары да уңай якка үзгәрә. Районыбызның үсеш перспективасы бик зур, киләчәктә аларны чынга ашыру өстендә эшләячәкбез, - диде Анатолий Иванов.
Җыелыш ахырында Энҗе Нигъмәтҗанова киләчәктә Мамадышка якты көннәр һәм уңышлар теләп калды.
Әдел Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев