Тавыш бирүдәге заманча технологияләр Мамадыш районында да кулланыла
Бүген Албай, Владимир, Зур шыя һәм Гришкино сайлау участокларында электрон тавыш бирү комплекслары кулланыла. Әлеге комплекс составында төп тавыш бирү җайланмалары, күчмә җайланмалар, шулай ук башта тренировка ясап карау өчен махсус агрегат бар. Халык өчен алар яңалык булса да, бөтен тавыш бирүчеләр алар янына кыю киләләр һәм гражданлык бурычларын үтиләр....
Бүген Албай, Владимир, Зур шыя һәм Гришкино сайлау участокларында электрон тавыш бирү комплекслары кулланыла.
Әлеге комплекс составында төп тавыш бирү җайланмалары, күчмә җайланмалар, шулай ук башта тренировка ясап карау өчен махсус агрегат бар. Халык өчен алар яңалык булса да, бөтен тавыш бирүчеләр алар янына кыю киләләр һәм гражданлык бурычларын үтиләр. Дөрес, башта паспортың белән сайлаучылар исемлегендә сайлауларга килгәнлеккә теркәләсең, аннан инде штрих код алып, аның белән комплекста теркәләсең һәм электрон тәртиптә тавыш бирәсең.
Көндезге сәгать 12ләр тирәседә 1481нче санлы Зур Шыя сайлау участогында 263 сайлаучының 123е тавыш биргән иде инде.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев