Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Сугышта хәбәрсез югалган тугыз райондашыбызның үлем сәбәпләре ачыкланды

Хәбәрсез югалган солдатлар рухын хөрмәтләп "Наши павшие- как часовые" дип исемләнгән китап дөнья күрде. Әлеге хәтер китабында тугыз райондашыбызның да исеме мәңгеләштерелде. Китап авторы Ровель Кашапов каһарман солдатларның туганнары белән очрашып, аларны китап белән бүләкләде. Китап презентациясе композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбендә узды. Китапның авторы лаеклы ялга чыккан подполковник Ровель...

Хәбәрсез югалган солдатлар рухын хөрмәтләп "Наши павшие- как часовые" дип исемләнгән китап дөнья күрде. Әлеге хәтер китабында тугыз райондашыбызның да исеме мәңгеләштерелде. Китап авторы Ровель Кашапов каһарман солдатларның туганнары белән очрашып, аларны китап белән бүләкләде.

Китап презентациясе композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбендә узды. Китапның авторы лаеклы ялга чыккан подполковник Ровель Кашапов. ТР ның Федераль сак хезмәтенең ветераннар оешмасы 300 якташыбызның хәрби хезмәт юлын ачыклау белән шөгыльләнгән. Алар арасында чик буе сакчылары, эзләү-диверсия төркемнәре көрәшчеләре, идарә элемтәсе хезмәткәрләре, сугыш елларында һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар бар.

- Күпләр туганнарының кайда, ничек һәлак булганнарын белми иделәр. Андый гаиләләр өчен бу китап аеруча әһәмиятле. Дәүләт архивларында, хәрби бәрелеш урыннарында тикшеренү эшләре уздырырга туры килде. Китап дүрт ел язылды. 2015 нче елның 3 нче маена, Бөек җиңүнең 70 еллыгына китапны төгәлләдем,биредә 300 дән артык кешенең фамилиясе телгә алына,-диде Ровель Кашапов.

"Наши павшие- как часовые" дип исемләнгән хәтер китабына, яу кырында хәбәрсез югалган 9 райондашыбызның исеме кертелгән. Петр Сидоров, Михаил Ежов, Федор Лукоянов, Андрей Фомин, Семен Белов, Дмитрий Мартынов, Сергей Потеряхин, Габделхак Садыков, Миннехан Сөләйманов исемнәре китапта мәңгеләштерелде.

А. А. М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250