Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Президент Владимир Путин якташыбызга котлау хаты юллаган

Бөек Ватан сугышы ветераны Вәккас абый Хәсәнов өчен бу атна аеруча тантаналы булды. Беренчедән, чордашлары белән 72нче Җиңү язын каршы алсалар, икенчедән, 10нчы май көнне, ул үзенең зур юбилеен билгеләп үтте. Аңа- 90 яшь. Вәккас Хәсәнов 1927нче елның 10нчы маенда Мамадыш районы Кече Кирмән авылында дөньяга килә. Илебезгә Җиңү таңы...

Бөек Ватан сугышы ветераны Вәккас абый Хәсәнов өчен бу атна аеруча тантаналы булды. Беренчедән, чордашлары белән 72нче Җиңү язын каршы алсалар, икенчедән, 10нчы май көнне, ул үзенең зур юбилеен билгеләп үтте. Аңа- 90 яшь.

Вәккас Хәсәнов 1927нче елның 10нчы маенда Мамадыш районы Кече Кирмән авылында дөньяга килә. Илебезгә Җиңү таңы алып килгән, кабат хезмәт кешесенең тынычлыгы өчен вакытларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмаган буын вәкиле ул. Кечкенәдән төрле эшләрдә чыныгып үсәләр. 1944нче елның 28нче ноябрендә унҗиде яшьлек Вәккаска да фронтка китәргә чират җитә.

Тырыш солдатка командирлары хәрби офицерлыкка укырга тәкъдим итә һәм ул Калининград училищесын тәмамлап, кече лейтенант дәрәҗәсе алып чыга. Армиядә кыскартулар башлангач, Вәккас Хәсәнов та шул шаукымга эләгә.

4.jpg

1953нче елда алар авылдашы Нурфига апа белән гаилә коралар. 6 балалары туа.

Героебыз 90 яшьлек юбилеен 5 баласы, 12 онык һәм 14 оныкчыгы белән каршылый.

2.jpg

Юбилярны зур бәйрәме белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова да килделәр. Алар ветеранны 90 яшь тулган көне белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Анатолий Иванов имзалаган тәбрикләү хатлары, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

3.jpg

Ветеран хөрмәтле кунакларга күрсәтелгән ихтирам һәм игътибар өчен рәхмәт белдергәннән соң, армия хезмәтеннән кайткач туган авылы Кече Кирмәндә 9 ел клуб мөдире булып эшләве, яңа клуб төзетү өчен искесен җимерүләре хакында сөйләде.

1964нче елны героебызның милициядәге хезмәте башлана. 20 авылда участковый булып эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен "Милиция отличнигы" билгесе, Эчке эшләр министрлыгы медальләре белән бүләкләнә. Алар янына юбилей медальләре дә өстәлгән.

1.jpg

Вәккас абый һәркөнне диярлек кулына тальян гармунын ала. Әлеге уен коралы аны яшьлек елларына алып кайта кебек.

Ильнур Юнусов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев