Машина йөртүче мамадышлы кабан дуңгызы белән очрашкан
Редакциябезгә үз исемен күрсәтергә теләмәгән бер якташыбыз шалтыратты. Ул сөйләгән вакыйга шушы көннәрдә Мамадыш-Кукмара юлында була. "Кичке 7ләр тирәсе иде. Дөм-караңгы вакыт. Гаиләбез белән авылдан шәһәргә киләбез. Шул чак, көтмәгәндә, юлга кабан дуңгызы йөгереп чыкты. Ярый әле каршы як полоса буш иде, рульне сулга борып, киекне әйләнеп уздык",- диде шалтыратучы....
Редакциябезгә үз исемен күрсәтергә теләмәгән бер якташыбыз шалтыратты. Ул сөйләгән вакыйга шушы көннәрдә Мамадыш-Кукмара юлында була.
"Кичке 7ләр тирәсе иде. Дөм-караңгы вакыт. Гаиләбез белән авылдан шәһәргә киләбез. Шул чак, көтмәгәндә, юлга кабан дуңгызы йөгереп чыкты. Ярый әле каршы як полоса буш иде, рульне сулга борып, киекне әйләнеп уздык",- диде шалтыратучы. Ул шулай ук машина йөртүчеләргә теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде: "Көз айларында юлларга урман җәнлекләренең чыгуы аеруча еш күзәтелә. Бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында тизлек режимын сакласагыз иде!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев