Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыштагы приютта социаль-гуманитар проект гамәлгә ашырыла

Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Өмет" социаль приютында "Бергә булдырабыз" социаль-гуманитар проект гамәлгә ашырыла. Ул узган елның ноябрендә старт алган чараның максаты - балаларның һәм яшүсмерләрнең социаль приютларда яшәүләренә, тәрбия алуларына уңайлы шартлар тудыру. Проект өч юнәлешне үз эченә ала: "Үзем эшлим, үзем булдырам", "Кунак әүлмәсе", "Спортны сайлыйм". Беренчесе нигезендә социаль-көнкүреш,...

Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Өмет" социаль приютында "Бергә булдырабыз" социаль-гуманитар проект гамәлгә ашырыла.

Ул узган елның ноябрендә старт алган чараның максаты - балаларның һәм яшүсмерләрнең социаль приютларда яшәүләренә, тәрбия алуларына уңайлы шартлар тудыру. Проект өч юнәлешне үз эченә ала: "Үзем эшлим, үзем булдырам", "Кунак әүлмәсе", "Спортны сайлыйм". Беренчесе нигезендә социаль-көнкүреш, кулинария һәм тегү эше буенча хезмәт реабилитациясе бүлмәләре җиһазландырыла: кызлар өчен ул - "Хуҗабикә", малайлар өчен "Яшь оста" столярлык остаханәсе булачак. Верстаклар, тегү машиналары кайтарылган инде. "Кунак бүлмәсе" - балаларның әти-әниләре белән очрашу урыны ролен үтиячәк. Монда йорттагыга якын шартлар тудырылган. Бу юнәлештә белгечләр "Гаилә тормышына әзерләнәбез", "Гаилә - тормыш нигезе" программалары кысаларында эшлиләр. "Спортны сайлыйм"га килгәндә, биредә заманча футбол һәм волейбол мәйданчыклары булдыру күз уңында тотыла. "Әлеге проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен район җитәкчеләренә, авыр тормыш хәлендә калган балалар язмышына битараф булмаганнарга чиксез рәхмәт. Без әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм итүчеләргә дә мөрәҗәгать итәбез", - ди учреждение директоры Айрат Мәүлиев.

Николай Михайлов тексты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев