Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыштагы бер хуҗалык узган елгыдан 643 тоннага күбрәк сөт сауган

2015нче ел төгәлләнеп килә. Ул кайсы яклары белән истә калачак, кризисның тәэсире сизелмәдеме? Шушы уңайдан без "Сөт иле" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Нократ" филиалы генераль директоры Илдар Борхановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Илдар Надилович, 2015нче елны хуҗалык өчен уңышлы булды, дип әйтә аласызмы? -Аллага шөкер. Башта ел коры килә, дип...

2015нче ел төгәлләнеп килә. Ул кайсы яклары белән истә калачак, кризисның тәэсире сизелмәдеме? Шушы уңайдан без "Сөт иле" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Нократ" филиалы генераль директоры Илдар Борхановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Илдар Надилович, 2015нче елны хуҗалык өчен уңышлы булды, дип әйтә аласызмы?

-Аллага шөкер. Башта ел коры килә, дип курыккан идек. Вакытында җылысы да, яңгыры да булды. 9124 тонна ашлык суктырып ала алдык. Узган ел ул 8800 тонна булган. Моннан тыш, бөртеккә 500 тонна кукуруз, 114 тонна рапс та суктырып алдык. Кукурузны киптереп ашлык кабул итү предприятиесенә тапшырдык. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятендәге кебек, кукурузны издереп базга салсаң файдасы күбрәк буласы икән. Киләсе елда шулай эшләргә планлаштырабыз. Унбер айлык йомгаклар буенча филиалның акча кереме былтыргыдан 29 миллион сумга күбрәк булды. Бу безгә айдан-айга хезмәт хакын каплап бетереп барырга мөмкинлек тудыра. Сөт җитештерүне дә арттыра алдык. Быел 7584 тонна сөт савып алынды. Узган елгыдан ул 643 тоннага күбрәк җитештерелде. Һәр килограммының сатып алу бәясе уртача 18 сум 30 тиен чыга. Сумнарга әйләндерсәк, сөт былтыргыдан 11-12 миллион сумга күбрәк җитештерелгән. Ә айлык хезмәт хакы өчен безгә, салымнары белән бергә, 5,5 миллион сум акча кирәк.

Минневәрис Мингалиев

Әңгәмәнең тулы варианты "Нократ" газетасында урын алачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев