Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта янгыннарны профилактикалау максатыннан рейдлар үткәрелә

Игътибар үзәгендә күпбалалы һәм авыр хәлле гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр. Агымдагы ел башыннан районыбызның торак пунктларында янгыннарны профилактикалау максатыннан рейдлар үткәрелә. Районда төзелгән ведомствоара комиссия вәкилләре көн саен диярлек ике төркемгә бүленеп торак пунктларга чыгып китәләр. Мондый рейдлар ел башында Лениногорск районында булган коточкыч янгыннан соң оештырыла башлады. Комиссия составында...

Игътибар үзәгендә күпбалалы һәм авыр хәлле гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр. Агымдагы ел башыннан районыбызның торак пунктларында янгыннарны профилактикалау максатыннан рейдлар үткәрелә.

Районда төзелгән ведомствоара комиссия вәкилләре көн саен диярлек ике төркемгә бүленеп торак пунктларга чыгып китәләр. Мондый рейдлар ел башында Лениногорск районында булган коточкыч янгыннан соң оештырыла башлады. Комиссия составында дәүләт янгын күзәтчелеге, эчке эшләр, социаль яклау, мәгариф бүлекләре, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе вәкилләре, "Өмет" социаль приюты хезмәткәре бар. Алар һәр авылны йөреп чыгачак. Беренче чиратта күп балалы һәм авыр хәлле гаиләләрдә, ялгыз яшәүче өлкәннәрдә булалар. Комиссия шул рәвешле ел башыннан төбәгебезнең йөзләгән йортында булырга өлгергән. Чираттагы эшлекле сәфәр Түбән Шүләңгер авыл җирлегенә оештырылды.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең Мамадыш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе дознавателе Марат Гасыймов әйтүенчә, мондый рейдларны һәр зонадагы янгын сүндерү постлары хезмәткәрләре дә үткәргән.

Искәртеп узганча, рейдлар үткәрүнең беренчел максаты булып, иң элек караучысыз калган ялгыз кешеләр янында, социаль имин булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә булу тора.

Кызганычка каршы, күп кенә йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми. Әйтик, озак еллар дәвамында бер тапкыр да алмаштырылмаган электр үткәргеч чыбыклар, мунча мичләренең, морҗаларның, төтен юлларының төзек булмавы... Саный китсәң, кагыйдәләрне үтәмәү очраклары бихисап. Иске чыбыклар пәрдәләр белән капланган, ут кабызгычлар һәм розеткалар, шулай ук, күпчелек өйләрдә дөрес урнаштырылмаган. Рейдлар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәклегенә басым ясалды, ут белән шаяруның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында аңлатылды.

Ата-аналар белән кисәтү әңгәмәләре дә уздырылды, балигъ булмаган балаларын тәрбияләү, укыту, карау буенча алар өстендә булган бурычларны исләренә төшерделәр.

Рейд кысаларында комиссия вәкилләре Җөри урта мәктәбендә дә булып, укучылар белән очраштылар. Әңгәмә шулай ук янгын куркынычсызлыгы һәм балигъ булмаганнар арасында тәртип бозуларны кисәтү темасына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев