Мамадышта “Уылдык -2016” операциясенә әзерләнәләр
15нче апрельдән 15нче июньгә кадәр Татарстан Республикасы буенча "Уылдык -2016" оператив - профилактик чарасы үткәрелә. Аның төп максаты - биологик ресурсларны саклау, аларны рациональ рәвештә куллануны булдыру. Елга, күлләрдән балык тотуга рөхсәте булган юридик затларның, эшмәкәрләрнең эшчәнлеген контрольдә тоту, махсус тикшерү постларын булдыру, шулай ук яз-җәй айларында браконьерлык очракларын кисәтү...
15нче апрельдән 15нче июньгә кадәр Татарстан Республикасы буенча "Уылдык -2016" оператив - профилактик чарасы үткәрелә. Аның төп максаты - биологик ресурсларны саклау, аларны рациональ рәвештә куллануны булдыру. Елга, күлләрдән балык тотуга рөхсәте булган юридик затларның, эшмәкәрләрнең эшчәнлеген контрольдә тоту, махсус тикшерү постларын булдыру, шулай ук яз-җәй айларында браконьерлык очракларын кисәтү буенча тикшерү алып бару да мөһим бурычлар исемлегендә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов рәислегендә "Уылдык" операциясен үткәрү хакында сөйләштеләр. Биредә хәбәр итүләренчә, 2016 елда Татарстанда "Уылдык" операциясен үткәрү турында карар 8нче февральдә имзаланган. Билгеле булганча, су биологик ресурсларын законсыз куллану белән бәйле хокук бозуларны ачыклау белән бәйле чаралар комплексы ел саен үткәрелә.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Идел-Чулман балык хуҗалыгы бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре турында"гы боерыгында 15 апрельдән 15 июньгә кадәр республиканың су объектларында су биологик ресурсларын законсыз куллану белән бәйле хокук бозуларны ачыклау белән бәйле "Уылдык" комплекслы оператив-профилактик операциясе үткәрелә.
Бу операциядә хокук саклау органнары һәм башкарма хакимият органнары үзара эшли һәм катнаша.
-Әлеге операцияне үткәрүнең максаты - уылдык чәчкән чорда балыкларны тынычта тоту. Оператив чара берничә этапта үтә. Аны уздыру чорында махсус төркем булдырылачак. Чара барышында комиссия вәкилләре законсыз рәвештә балык тоту, балыкны эшкәртеп сату фактларын ачыклау, законсыз рәвештә эшләүче сәүдә нокталарын бетерү һәм автотранспортларны тикшерүне башкарачак,- диде Салават Гыймранов.
Ә һәвәскәр балыкчыларга килгәндә, бу чорда аларга балык тоту катгый кагыйдәләргә буйсынып кына рөхсәт ителә. Әгәр асылмалы мотор белән җиһазландырылмаган булса, балыкны көймәдән дә тотарга була. Ә менә төрле ятьмәләр һәм башка браконьерлык җайланмалары кулланган өчен закон буенча җәзага тартылачак.
"Уылдык чәчү" операциясе вакытында сулыклардагы хәлне җаваплы инспекцияләр, полиция хезмәткәрләренең оператив төркеме һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы контрольгә ала. Тәртип бозучылар административ, ә аерым очракта, җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев