Мамадышта “Минем еллар – минем байлыгым“ фестивале үтте
Иҗади бәйге өлкәннәр һәм инвалидлар йортларында гомер кичерүчеләр арасында гына уза. "Минем еллар - минем байлыгым" фестиваленең төп шарты әнә шуннан гыйбарәт. Зона ярышына 6 команда килгән иде. Сәхнә хуҗалары мамадышлылардан тыш, Алабуга, Яр Чаллы, Тукай, Актаныш һәм Азнакай үзешчәннәре. Иҗади фестиваль 5 номинация буенча уза: ике бирем кул эшләре...
Иҗади бәйге өлкәннәр һәм инвалидлар йортларында гомер кичерүчеләр арасында гына уза. "Минем еллар - минем байлыгым" фестиваленең төп шарты әнә шуннан гыйбарәт.
Зона ярышына 6 команда килгән иде. Сәхнә хуҗалары мамадышлылардан тыш, Алабуга, Яр Чаллы, Тукай, Актаныш һәм Азнакай үзешчәннәре.
Иҗади фестиваль 5 номинация буенча уза: ике бирем кул эшләре белән бәйле булса, калган 3 номинация сәхнә түрендә башкарыла. Конкурсантлар җыр, бию һәм нәфис сүз буенча осталыкларын күрсәтәләр. Мамадыш данын Шәдчедәге өлкәннәр һәм инвалидлар махсус торак йортында яшәүчеләр яклый.
Шәдчедәге өлкәннәр йортыннан килгән Айгөл Идрисова, Марс Сафин, Мөнирә Гаделҗанова, Муллагали Исламгазин, Шәрипҗан Гәрәев, Мидхәт Замбиханов, Владислав Никитиннарның чыгышы көчле алкышларга күмелде.
-Иң элек бу фестивальнең сайлап алу этабы һәр коллективның үз базасында оештырылды. Монда иң лаеклыларны алып килдек. Аларның бу сәхнәгә чыгуы үзе зур җиңүгә тиң,- ди жюри вәкиле Елена Голованова.
"Минем еллар - минем байлыгым" фестивале һәр зонада үткәрелгәннән соң, иң-иңнәр башкалабыз Казанда үтәчәк финал турына чакыру ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев