Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта халыклар дуслыгы йорты булачак

Халыклар дуслыгына дан җырлаучы бина булачак. Красная Горка авыл җирлегенең элеккеге мәдәният йорты моңа яраклы дип табылды. Җирлек башлыгы Вәлия Гыйззатуллина сүзләренә караганда, күп милләтле булуыбыз да Халыклар дуслыгы йортын булдыруны безгә бурыч итеп куя. ТР сы Рәсәйнең кечерәйтелгән һәм уңышлы моделе. Татарстан нәкъ милләтара мөнәсәбәтләр белән дан тота. Инде...

Халыклар дуслыгына дан җырлаучы бина булачак. Красная Горка авыл җирлегенең элеккеге мәдәният йорты моңа яраклы дип табылды. Җирлек башлыгы Вәлия Гыйззатуллина сүзләренә караганда, күп милләтле булуыбыз да Халыклар дуслыгы йортын булдыруны безгә бурыч итеп куя.

ТР сы Рәсәйнең кечерәйтелгән һәм уңышлы моделе. Татарстан нәкъ милләтара мөнәсәбәтләр белән дан тота. Инде 20 елдан артык Татарстан халыклары ансамблеясы эшләп килә. Әлеге оешма 173 төрле милләт вәкилен берләштерә. Ә 35 милләтнең үз милли-мәдәни оешмасы бар. Аларның эшчәнлекләренә ярдәм итү йөзеннән халыклар дуслары йортлары төзелә. Аларның саны бүгенге көндә җиде. Якын арада Мамадыш та бу сафта булыр дип өметләнәбез. Чөнки төбәгебез күп милләтле булуы белән горурлана ала.

Бина 1991 нче елда мәдәният йорты буларак кулланылышка тапшырыла. Ә якын арада аның статусы үзгәрергә мөмкин. 2017 елда ясалачак ремонтан соң ул үз ишеләрен халыклар дуслыгы йорты буларак ачып җибәрәчәк.

Агымдагы атнада ТР халыклары ассамблеясының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов составындагы комиссия район башлыгы белән берлектә Кызыл Тау авыл җирлегенең мәдәният учагы бинасы халыклар дуслыгы йорты өчен яраклымы түгелме икәнен ачыклады. "Әгәр без берләшә алсак, кешеләрне милләтләре, диннәре буенча бүлмәсәк,бернинди конфликтлар да, дошманнарча мөнәсәбәт тә булмас иде. Шөкер, безнең төбәктә яшәүче халыклар аңлашып, тату гомер итәләр",- диде очрашуда район башлыгы Анатолий Иванов та.10 иркен бүлмә,музей, хореография заллары, 300 урынга исәпләнгән концерт залы кунаклар күңеленә хуш килде.

Халыклар бердәмлеге- милләтара тынычлыкны һәм аңлашуны ныгыту юлы. Халыклар дуслыгы йорты аларга үзләренең һәм бер-берсенең туган телен, тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә һәм хөрмәт итәргә булышыр.

А. А. М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250