Мамадышта күпме яңгыр яуган
Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеоконференциядә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов киләсе атнада аяз булачагын вәгъдә итте. Сентябрьдә яңгырлар Мамадыш халкын тилмертмәсә дә, күршеләребездә уртача нормадан ике тапкыр күбрәк булган. Бездә 23 көндә барысы 55 миллиметр явым-төшем күзәтелде. Кукмарада яңгырлар-111,5, Теләчедә-105, Сабада-104, Балык Бистәсендә-94...
Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеоконференциядә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов киләсе атнада аяз булачагын вәгъдә итте.
Сентябрьдә яңгырлар Мамадыш халкын тилмертмәсә дә, күршеләребездә уртача нормадан ике тапкыр күбрәк булган. Бездә 23 көндә барысы 55 миллиметр явым-төшем күзәтелде. Кукмарада яңгырлар-111,5, Теләчедә-105, Сабада-104, Балык Бистәсендә-94 миллиметр яуган.
Минневәрис Мингалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев