Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта эшмәкәрләр өчен семинар-киңәшмә узды

Бүген шәһәребездәге мәдәният йортында кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен семинар-киңәшмә үткәрделәр. Әлеге чара тармакта ирешелгән күрсәткечләрне анализлауга гына корылмаган. Биредә эшмәкәрләр яңа программалар белән танышты, коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар, проблемалар күтәрелде. Мондый чараны безнең районда инде 5нче тапкыр уздыралар. Фойеда техника һәм төрле җиһазлар җитештерүче, аларны алып кайтучы оешмалар,...

Бүген шәһәребездәге мәдәният йортында кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен семинар-киңәшмә үткәрделәр. Әлеге чара тармакта ирешелгән күрсәткечләрне анализлауга гына корылмаган. Биредә эшмәкәрләр яңа программалар белән танышты, коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар, проблемалар күтәрелде. Мондый чараны безнең районда инде 5нче тапкыр уздыралар.

Фойеда техника һәм төрле җиһазлар җитештерүче, аларны алып кайтучы оешмалар, лизинг компанияләре һәм банклар күргәзмә оештырган иде. Алар барысы да эшләп килүче һәм башлау этабында булган бизнес вәкилләренә реаль ярдәм күрсәтергә әзер булуларын искәртә. Пленар өлешкә кадәр нәкъ менә алар теге яки бу техниканы, җиһазны нинди шартларда алып булуы, лизинг, кредитлар рәсмиләштерү хакында сөйләделәр.

Район башлыгы Анатолий Иванов эшлекле чараны: "Гомумән, мондый форумнар һәрвакыт кирәк һәм бик тә файдалы дип уйлыйм. Бу эшмәкәрләр өчен оештырыла бит. Алар барлык яңалыклардан да хәбәрдар булырга тиеш",- дигән сүзләр белән ачты.

Семинарның максаты- эшмәкәрләр, финанс-кредит учрежденияләре, лизинг компанияләре арасында яңа бизнес-проектларны тормышка ашыру өчен уртак элемтә булдыру. Аның эшендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге, "Алабуга" икътисадый зонасы вәкилләре катнашты.

Бүгенге көндә районда 1 меңнән артык бизнес субъекты исәпләнә. 251 "ООО"лар теркәлгән. Эшмәкәрлек тармагы 4,5 мең кешегә эш урыннары тудырган. Әлеге сан икътисадый актив халыкның 20% дигән сүз. Кече бизнес әйләнеше узган ел 3 млрд.240 млн.сумны тәшкил иткән. Үсеш 107%.

-Районда эшмәкәрләр өчен барлык уңайлыклар тудырыла. Кече һәм урта бизнесны үстерүгә корылган программаларны актив рәвештә тормышка ашыралар. Грант программасы гамәлгә кертелгән чордан 164 кеше 130 млн.сумлык ярдәм алган. Быел 80 гектарга исәпләнгән "Вятка" сәнәгать мәйданчыгында төзелеш эшләрен дәвам итү өчен 143 млн.сум акча биреләчәк,- диде төп доклад белән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илшат Дәрҗеманов.

"Бүгенге кебек очрашулар эшмәкәрлек тармагының тагын да ныграк үсүенә этәргеч булсын иде. Ә без үз чиратыбызда ярдәм итәргә һәрвакыт әзер",- диде район башлыгы Анатолий Иванов.

Форум азагында зур күрсәткечләргә ирешкән бер төркем шәхси эшмәкәрләр һәм КФХ башлыкларына рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев