Мамадышта чираттагы ярминкә узды
Яшел чыршы тирәсендә сәүдә гөрләде. Мамадышлылар бүген чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә җыелдылар. Чараны Тәкәнеш икътисадый зонасы хезмәтчәннәре оештырды. -Безнең төбәк һәр ярминкәгә дә бик җаваплы карый һәм тырышып әзерләнә. Бу юлы да җирлегебездә эшләүче бюджет оешмаларын, шәхси эшмәкәрләрне, фермерларны җәлеп иттек. Продукциягә сорау зур. Моны сәүдә рәтләре янәшәсендәге чираттан да...
Яшел чыршы тирәсендә сәүдә гөрләде. Мамадышлылар бүген чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә җыелдылар. Чараны Тәкәнеш икътисадый зонасы хезмәтчәннәре оештырды.
-Безнең төбәк һәр ярминкәгә дә бик җаваплы карый һәм тырышып әзерләнә. Бу юлы да җирлегебездә эшләүче бюджет оешмаларын, шәхси эшмәкәрләрне, фермерларны җәлеп иттек. Продукциягә сорау зур. Моны сәүдә рәтләре янәшәсендәге чираттан да күрергә мөмкин,- диде Тау иле авыл җирлеге башлыгы Василий Иванов. Үзәк мәйданга килүче һәркемне кайнар коймак, ботка һәм тәмле чәй белән дә сыйладылар.
Гадәттәгечә, Совет урамында башка төбәк фермерларын, шәһәр оешма-предприятиеләрен дә күрергә мөмкин иде. Мәсәлән, Аяз Гатин Урта Кирмән авылыннан килгән. Ит сата.
-Бер үгез суеп алып килгән идек, күз ачып йомганчы алып та бетерделәр. Аллага шөкер! Сату әйбәт булгач, күңелләр үсеп китә,- дип сөйләде Аяз.
Ярминкә мәйданына килгән район башлыгы Анатолий Иванов өстәлләрдәге ассортиментны бәяләде, сатучылар белән аралашты һәм көз-кыш-яз айлары дәвамында әлегедәй чараларны оештыручы авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-Бу ярминкәне быелга соңгысы булыр инде дип уйлаган идек тә, күпсанлы халык соравы буенча, киләсе атнага тагын оештырырга ниятләдек. Авыл хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Алар шәһәрдә яшәүчеләрне сыйфатлы продукция белән тәэмин итү өчен никадәр көч түгәләр. Киләсе елда да шушы традиция дәвам итәр дип ышанабыз,- ди Анатолий Иванов.
Ә бәйрәмнең төп бизәге ул әлбәттә яшел төстәге чыршы. Ярминкәдә аны "Мамадыш урманчылыгы" тәкъдим итте. Бәясе зурлыгына карап- 100 сумнан башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев