Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Челтәр компаниясе”нә караучы оешмалар арасында волейбол ярышы узды

Электрчылар туп сукты. Бүген "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында "Челтәр компаниясе" ААҖнең Алабуга филиалы бүлекчәләре арасында волейбол буенча республика зона ярышының финалы үтте. Биредә зона турларында җиңү яулаган 4 команда катнаша. Республикабызда бер җәмгыятькә караган предприятиеләр арасында спортның берничә төре буенча Спартакиадалар үткәрү матур традициягә әверелде. "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте...

Электрчылар туп сукты. Бүген "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында "Челтәр компаниясе" ААҖнең Алабуга филиалы бүлекчәләре арасында волейбол буенча республика зона ярышының финалы үтте. Биредә зона турларында җиңү яулаган 4 команда катнаша.
Республикабызда бер җәмгыятькә караган предприятиеләр арасында спортның берничә төре буенча Спартакиадалар үткәрү матур традициягә әверелде. "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте дә сәламәт яшәү рәвеше алып бару яклы. Әлеге оешманың Алабуга электр челтәрләре предприятиеләре арасында Спартакиада 14нче тапкыр уздырыла. Волейбол ярышларын быел да Мамадыш кабул итте.
-Волейбол бәйгесе энергетикларыбыз арасында үткәрелүче 14нче спартакиада кысаларында уза. Коллективлар сезон дәвамында спортның дистәгә якын төреннән көч сынашалар. Безнең компаниянең төп максаты- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Эшебез дә җаваплы. Шуңа да һәрвакыт формада булырга кирәк,- диде "Челтәр компаниясе" ААҖнең Алабуга электр челтәре филиалы директоры урынбасары Наил Сәләхетдинов.
Аның искәртүенчә, электрчылар арасында мондый ярышлар үткәрүнең төп максаты- спортка мәхәббәт үстерү.
"Олимп" спорт комплексында үткәрелгән волейбол ярышында мәйдан хуҗаларыннан тыш, Алабуга электр челтәрләре идарәсе, Кукмара һәм Алабуга районнары электр челтәрләре предприятиеләре көч сынашты.
-Мондый Спартакиадалар коллективларның активлык дәрәҗәсен яхшырта, үзара аралашу бара. Шәһәребез оешмалары арасында да шул максаттан спартакиада үткәрәбез. Анда Мамадыш электрчылары да бик актив катнаша, җиңүләр яулыйлар,- диде ярышларның финал өлешен ачу тантанасында район башлыгы Анатолий Иванов.
Ул Мамадыш электрчылары командасына узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәр спартакиадасы җиңүчесе кубогын да тапшырды.
"Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең Алабуга электр челтәрләре предприятиеләре арасында волейбол ярышы 5нче апрель көнне зоналарда узган иде. Безнекеләр төркемендә мамадышлылардан тыш, Кукмара, Саба һәм Теләче электрчылары туп сукты. Анда якташларыбыз 1нче урынны яулады. Икенче төркемдә Алабуга электр челтәрләре идарәсе, Алабуга районы электр челтәре оешмасы, Әгерҗе һәм Менделеевский командалары катнашып, финалга беренче икесе килгән иде.
-Мамадышның әлеге бәйгене беренче генә кабул итүе түгел. Кунакчыллыгы өчен рәхмәт. Без монда башка төбәктәге коллегаларыбыз белән ярышып кына калмыйбыз, рәхәтләнеп аралашабыз да, тәҗрибә дә уртаклашабыз. Алга таба да мондый спартакиадалар уздырылып торсын, ә бүген барлык командаларга да уңышлар телим,- диде Алабуга электр челтәрләре идарәсе командасы вәкиле Сергей Лаишвин.
Финал уеннары нәтиҗәләре буенча, 1нче урынны быел да Кукмара командасы яулады. Мамадышлылар икенче баскычта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев