Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта чаңгы спорты сезоны ябылды

Бүген, 22 мартта районда чаңгы спорты сезоны рәсми рәвештә ябылды. Бу уңайдан уздырылган чаңгы ярышларында 50ләп спорт сөюче катнашты. Алар арасында 1999-2002нче елларда һәм 2003-2006нчы елларда туган мәктәп укучылары, политехник көллият студентлары бар иде. Ярышларны ачу тантанасында барлык чаңгы сөючеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова сәламләде. "Быелгы сезон...

Бүген, 22 мартта районда чаңгы спорты сезоны рәсми рәвештә ябылды.

Бу уңайдан уздырылган чаңгы ярышларында 50ләп спорт сөюче катнашты. Алар арасында 1999-2002нче елларда һәм 2003-2006нчы елларда туган мәктәп укучылары, политехник көллият студентлары бар иде.

Ярышларны ачу тантанасында барлык чаңгы сөючеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова сәламләде. "Быелгы сезон уңышлы үтте, чаңгычыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар яулады", - диде ул.

Сезон ябылуга багышланган узышларда исә төрле яшь категориясендә дүрт старт булды. Үсмерләр 3 һәм 5 чакрым ераклыкка, ә кызлар 3 һәм 2 чакрым озынлыкка чаптылар.

Җиңүчеләр һәм призерларга грамота-медальләр белән истәлек бүләкләре тапшырылды.

1999-2002нче елларда туган яшүсмерләр арасында:

1нче урын- Кирушин Виталий (Албай мәктәбе)

2нче урын- Леонтьев Михаил (Политехник көллият)

3нче урын- Горбунов Николай (Зур Шыя мәктәбе)

1нче урын- Сидорова Оксана (Албай мәктәбе)

2нче урын- Мухиева Гүзәл (2нче санлы лицей)

3нче урын- Екатерина Ачаева (Политехник көллият)

2003-2006нчы елларда туган малайлар һәм кызлар арасында:

1нче урын- Йосыпов Марат (4нче санлы мәктәп)

2нче урын- Семенов Тимофей (Җөри мәктәбе)

3нче урын- Мухиев Илназ (4нче санлы мәктәп)

1нче урын- Евдокимова Виктория (Шәдче мәктәбе)

2нче урын- Малова Альбина (Җөри мәктәбе)

3нче урын- Антонова Вероника (4нче мәктәп)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев