Мамадышта өч хуҗалык башкаларны алга әйди
Мамадыш сөт җитештерүдә республика лидерлары рәтендә баруын дәвам итә. Бүгенге көндә районыбыз хуҗалыкларында 152 тонна сөт җитештерелә. Бу - узган елның шул чорындагыдан 8 процентка зуррак. Март аена чыккач та савым бер тоннага күтәрелгән. 152 тоннаның 120,6сы "АПК "Азык-төлек программасы", "АПК "Тәкәнеш", "АПК "Нократ" җәмгыятьләре өлешенә туры килә. "АПК "Азык-төлек...
Мамадыш сөт җитештерүдә республика лидерлары рәтендә баруын дәвам итә.
Бүгенге көндә районыбыз хуҗалыкларында 152 тонна сөт җитештерелә. Бу - узган елның шул чорындагыдан 8 процентка зуррак. Март аена чыккач та савым бер тоннага күтәрелгән. 152 тоннаның 120,6сы "АПК "Азык-төлек программасы", "АПК "Тәкәнеш", "АПК "Нократ" җәмгыятьләре өлешенә туры килә. "АПК "Азык-төлек программасы"нда һәр сыердан 29,9 килограмм сөт савып алалар.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев