Мамадышта чәчү бик яхшы, ә менә уҗымнарны чүп баскан
Җиңү бәйрәме көнне дә районыбыз кырларында тракторлар гөрелтесе тынмады. "АПК "Азык-төлек программасы" - 365, "АПК "Нократ" - 266, "Азык-төлек корпорациясе" - 180 гектар мәйданда чәчү үткәрергә өлгерделәр. Бәйрәм көнне район буенча барысы 1716 гектар җир чәчелде. Әледән-әле яңгырлар явып торуга да карамастан, бөртекле сабан культуралары планлаштырылган мәйданнарның өчтән берендә чәчелде...
Җиңү бәйрәме көнне дә районыбыз кырларында тракторлар гөрелтесе тынмады.
"АПК "Азык-төлек программасы" - 365, "АПК "Нократ" - 266, "Азык-төлек корпорациясе" - 180 гектар мәйданда чәчү үткәрергә өлгерделәр. Бәйрәм көнне район буенча барысы 1716 гектар җир чәчелде. Әледән-әле яңгырлар явып торуга да карамастан, бөртекле сабан культуралары планлаштырылган мәйданнарның өчтән берендә чәчелде дә инде.
"Россия авыл хуҗалыгы үзәге" филиалы белгечләре игътибарны ашыгыч рәвештә уҗым культуралары басуларына да юнәлтергә чакыралар. Бер мең гектар мәйданда уҗымнар тикшерелгән булган, шуларның яртысында чәчүлекләрнең тамыр череге белән зарарлануы ачыкланган, көзге бодай басуларының бер квадрат метрында сигез данә чүп үләннәр сагнаганнар, ә арыш җирләрендә алар унсигез-егерме данәгә кадәр җиткән. "Уҗымнарны ашыгыч рәвештә авыруларга һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртә башларга кирәк. Көннәр җылытуга, корткыч бөҗәкләр дә күренәчәк",-диләр белгечләр.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев