Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта баш федераль инспектор кабул итте

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе - Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерзянов бүген Мамадышта гражданнарның гозер-үтенечләрен тыңлады. Аның белән кабул итүдә Татарстан прокурорының беренче урынбасары Сергей Старостин белән РФ Тикшерү комитетының республика буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Залялиев та катнаштылар. "Халыкны кабул итүне...

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе - Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерзянов бүген Мамадышта гражданнарның гозер-үтенечләрен тыңлады.

Аның белән кабул итүдә Татарстан прокурорының беренче урынбасары Сергей Старостин белән РФ Тикшерү комитетының республика буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Залялиев та катнаштылар. "Халыкны кабул итүне график буенча алып барабыз. Төрле министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, депутатлар, юристлар да кабул итү оештыра. Шәһәрләргә һәм район үзәкләренә дә чыгабыз. Бөтен кешенең дә Казанга барып йөрү мөмкинлеге юк бит. Безгә алдан төрле структураларга мөрәҗәгать итеп тә, җаваплардан канәгать булмаганнар килә. Торак-коммуналь хезмәтләр, тарифлар, торак шартларын яхшырту буенча да сораулар була. Мөрәҗәгатьләрне төрле структураларга юллыйбыз. Аларны хәл итүнең закон белән күрсәтелгән сроклары бар. Һәр мөрәҗәгать буенча нигезләнгән җавап әзерләнә",-ди Ренат Зәкиевич. Баш федерель инспекторның, прокуратура һәм тикшерү органнары белән берлектә, Мамадышта кабул итү оештырачагы турында халыкка атна-ун көн алдан хәбәр ителгән иде. Һәм... очрашуга Түбән Кама шәһәреннән дә, барысы уннан артык кеше килде. Сораулар күп төрле булды. Шәхси характердагылар да, җәмәгатьчелек өчен кирәк булганнары да. Ренат Зәкиевич барысын да игътибар белән тыңлады, прокуратура һәм тикшерү идарәсе вәкилләре белән дә киңәшләште, җаваплар бирде. Отаркадан Татьяна Потеряхина, мәсәлән, соңгы елларда Нократ елгасының төбе "земснаряд" белән чистартылмаудан, су кими башлагач, анда теплоходлар керү өчен куркыныч булуын күтәрде. "Отаркага хәзер теплоход белән туктап булмый. Елга юлын болын ягына таба үзгәртте. Су болынлыкларны ашый башлады",-диде ул. Ренат Зәкиевич аның гаризасын тиешле министрлыкларга юллаячакларын, Нократ елгасы төбен чистартуны берәр программага кертергә кирәклеген әйтте.

Районыбыз җитәкчелеге халыкның гозерләренә гел игътибар итеп, аларны урында ук хәл итеп торганлыктан, очрашуга килүчеләр бик күп булмады.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев