Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта балык тоту буенча турнир узды

Әлеге чараны районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән шәхес, "Трудовик-орлык" агрофирмасын җитәкләгән Гаянов Фәргать Рәфкать улының якты истәлегенә багышлап үткәрделәр. Ул бер ел элек җир җимертеп эшләп йөргәндә арабыздан китеп барды. Турнирның ни өчен балыкчылар арасында оештырылуын без Фәргать Рәфкать улының туганнарыннан сорадык. Сеңлесе Миләүшә Нотфуллина әйтүенчә, ул...

Әлеге чараны районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән шәхес, "Трудовик-орлык" агрофирмасын җитәкләгән Гаянов Фәргать Рәфкать улының якты истәлегенә багышлап үткәрделәр. Ул бер ел элек җир җимертеп эшләп йөргәндә арабыздан китеп барды.

Турнирның ни өчен балыкчылар арасында оештырылуын без Фәргать Рәфкать улының туганнарыннан сорадык. Сеңлесе Миләүшә Нотфуллина әйтүенчә, ул табигатьне, авылны яраткан. Буш вакытларында балыкка, ауга йөргән.

-Абыемның дуслары бик күп иде. Алар бергәләп ауга, балыкка йөрделәр. Хәзер дә абыйны онытмыйлар. Бүгенге чара моның бер мисалы,- диде ул.

Балык тоту буенча турнирны Фәргать Рәфкать улының туганнары һәм дуслары оештырды. Чараны Нократ елгасының "Аквариум" дип йөртелүче култыгында үткәрделәр. Һава торышы салкын булса да, төп кубок өчен көрәшергә теләүчеләр шактый җыелган. Турнирда катнашу өчен 17 балыкчы теркәлә. Алар арасында бер хатын-кыз да бар.

Балык тоту берәүләре өчен яраткан шөгыль булса, икенчеләренә рухи ял итү урыны. Фәргать Рәфкать улының туганы Илфат Имамиев искәртүенчә, алар даими рәвештә бергәләп яр буена төшеп утыра торган булалар.

Турнирда катнашучы Ленар Шәрифуллинның моңа кадәр кыш айларында балыкка йөргәне булмаган әле. "Моннан соң, буш вакытларның бер өлешен шушында үткәрәчәкмен. Бик тә ошады",- ди ул.

Билгеләнгән сәгатькә кадәр беркем дә сабырлыгын җуймады, юкка гына балык тоту нерв кылларын тынычландыра димиләр икән. Алай гына түгел, саф һавада, су янәшәсендә утырган кешенең йөрәк-тамыр системасы эшчәнлеге яхшыра, үпкәләр вентиляциясе унбиш процентка тизрәк эшли башлый - болар барысы да организм өчен зур файда. Өч сәгатьтән артык вакыт эчендә тотылган балыкларны үлчәүгә салып, җиңүчене эзләгәндә, иң эре балыкның авырлыгын ачыклаганда, үзара хуплау, көлешү авазлары балыкчыларга тагын да кәеф күтәренкелеге өстәде.

Турнирда беренче урынны 66 данә балык тоткан Илнур Сәлахов яулады. Аңа төп кубок һәм иганәчеләр әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар.

Призлы урыннардан тыш, балыкчыларны аерым номинацияләр буенча да хөрмәтләделәр. Ислам Мисбахов, мәсәлән, иң яшь катнашучы булса, Илфат Имамиев иң өлкәне иде. Шулай ук иң зур балык, иң авыр балык тотучыларны да бүләкләделәр.

-Фәргатьне искә алып килүчеләргә, катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Турнирны башка елларда да үткәрергә язсын. Якынлашып килүче Яңа еллар белән,- диде Фәргать Гаяновның тормыш иптәше Кадрия ханым.

Турнирны оештыручылар бәйгедә катнашучыларны һәм аларның җанатарларын, кунакларны ачык һавада әзерләнгән тәмле пылау, хашлама, коймак, кыздырылган балык, башка күп кенә сый-нигъмәтләр, самоварда кайнаган чәй белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев