Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта 9 малай һәм 5 кыз дөньяга килгән, алар арасында греклар алиһәсе дә бар 

Август аенда тормыш бишегебез Мамадышта барлыгы 14 бала тәүге мәртәбә аваз салган. Аларның 9 малай булса, 5 кыз. Әйтергә кирәк, 22нче август көнендә районның ГХАТ бүлегендә соңгы 30 елда бер тапкыр да очрамаган Афина исемле кызның туу теркәлгән. Көтеп алган сабыйларына Руслан белән Регина әнә шундый исем кушканнар. Афина борынгы...

Август аенда тормыш бишегебез Мамадышта барлыгы 14 бала тәүге мәртәбә аваз салган. Аларның 9 малай булса, 5 кыз.

Әйтергә кирәк, 22нче август көнендә районның ГХАТ бүлегендә соңгы 30 елда бер тапкыр да очрамаган Афина исемле кызның туу теркәлгән. Көтеп алган сабыйларына Руслан белән Регина әнә шундый исем кушканнар.

Афина борынгы грекларның алиһәсе булган. Ул тирән фикер йөртүе, ышанычлылыгы, абруе һәм зирәклелеге белән аерылып торган. Аны хәтта 12 Олимпия алиһәләре исемлегенә дә керткәннәр. Моннан тыш, Афинаны шәһәр һәм дәүләтләрне саклаучы дип тә атаганнар.

Әлеге форсаттан файдаланып, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина кызчыкның гаиләсенә исәнлек, балаларының игелекле булып үсүен теләп, туу турында документ тапшырган.

Әдел Әхмәтҗанов

Фото со страницы: http://www.artfile.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев