Мамадышның Үзәк чыршысында утлар кабынды
Үзәк мәйданга хуҗа булып утырган Яңа ел чыршысында да утлар кабынды. Яңа ел чыршысын кабызу тантанасы кичә узды. Совет урамына җыелган халык чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, җырлады, биеде. Ничә яшьтә булуларына карамастан, күмәкләшеп Кыш бабай белән Кар кызын бәйрәмгә дәштеләр. Алар районыбыз халкын һәм төбәгебез кунакларын тиздән аяк басачак яңа...
Үзәк мәйданга хуҗа булып утырган Яңа ел чыршысында да утлар кабынды. Яңа ел чыршысын кабызу тантанасы кичә узды.
Совет урамына җыелган халык чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, җырлады, биеде. Ничә яшьтә булуларына карамастан, күмәкләшеп Кыш бабай белән Кар кызын бәйрәмгә дәштеләр.
Алар районыбыз халкын һәм төбәгебез кунакларын тиздән аяк басачак яңа 2017нче ел белән тәбрикләделәр. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та аларның котлау сүзләренә кушылып, тамашага җыелганнарны узып баручы ел йомгаклары белән таныштырды, киләчәккә планнар белән уртаклашты.
Аның чыгышыннан соң 10 метрлы чыршыда утлар кабынды. Шул рәвешле, кичә районыбызда булган барлык бәйрәм чыршылары кабызылды.
Фотосурәтләр http://mamadysh.tatarstan.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев