Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның яшь спортчылары республика бәйгесенә әзерләнә

Бу көннәрдә шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп һәм икенче лицей спортзалларында волейбол буенча күнегүләр уза. Җәнлек совхозы урта мәктәбенең 2000-2001нче елларда туган малайлар һәм кызлар командалары Мамадышка килеп ТР укучылары спартакиадасының зона этабына әзерләнәләр. Волейбол буенча район данын нәкъ менә әлеге команданың яклавы юкка гына түгел. Җәнлек совхозы урта мәктәбе укучылары...

Бу көннәрдә шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп һәм икенче лицей спортзалларында волейбол буенча күнегүләр уза. Җәнлек совхозы урта мәктәбенең 2000-2001нче елларда туган малайлар һәм кызлар командалары Мамадышка килеп ТР укучылары спартакиадасының зона этабына әзерләнәләр.

Волейбол буенча район данын нәкъ менә әлеге команданың яклавы юкка гына түгел. Җәнлек совхозы урта мәктәбе укучылары көз айларында үткәрелгән "Өмет стартлары" ярышында беренче урыннарны яулаганнар иде.

-Чираттагы ярышка да ныклап әзерләнәбез. Күнегүләр югары дәрәҗәдә уза. Безнең алда бары тик җиңү яулау бурычы тора бит. Моның өчен бик нык тырышырга туры киләчәк әлбәттә. Атнага бер көн Мамадышка килеп уйныйбыз. Минем үземә волейбол төре бик тә ошый. Ике ел элек ныклап шөгыльләнә башлаган идем,- ди Җәнлек совхозы урта мәктәбенең волейбол командасы капитаны Айдар Салихов.

Татарстан укучылары спартакиадасында һәр команда да сигезәр кеше булырга тиеш. Яшь волейболчыларны бәйгегә үзләренең физкультура фәне укытучылары белән беррәттән, профессиональ тренерлар Илгиз һәм Вера Әхмәтшиннар да әзерли. Укучылар нәкъ менә алар кул астында шөгыльләнүче командага каршы уйныйлар. Бу аларга осталыкларын камилләштерергә, уен алымнарын ныгытырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев