Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның нәни чибәрләре беренче сынауны узды 

Бүген иртәнге яктан район мәдәният йортында "Мамадыш мини-миссы - 2016" бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Биредә 5-6 яшьтәге кызлар катнашты. Алар арасында "Кояшкай", "Миләшкәй", "Әкият", "Салават күпере" һәм "Ландыш" балалар бакчасына йөрүчеләр бар иде. Бүгенге сынау барышында кечкенә гүзәлләр үзләре белән таныштырды һәм иҗади номер тәкъдим итте. 27нче август, шәһәр...

Бүген иртәнге яктан район мәдәният йортында "Мамадыш мини-миссы - 2016" бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Биредә 5-6 яшьтәге кызлар катнашты. Алар арасында "Кояшкай", "Миләшкәй", "Әкият", "Салават күпере" һәм "Ландыш" балалар бакчасына йөрүчеләр бар иде.

Бүгенге сынау барышында кечкенә гүзәлләр үзләре белән таныштырды һәм иҗади номер тәкъдим итте. 27нче август, шәһәр көнендә, бәйгенең финалы узачак. Монда алар янәдән үзләре хакында сөйләячәк, җыр-моңга, биюгә һәм шигырь сөйләүгә булган сәләтләрен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, Мамадыш чибәрләре мода күрсәтер дип планлаштырыла.

Әдел Әхмәтҗанов

Фото со страницы: http://bookcity.co.il/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев