Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның “Мирас“ халык театрын регионара “Идел-йорт“ фестиваленең финалында көтәләр

27нче март көнне-сәхнә осталары Халыкара театр көнен билгеләп үтәләр. Бу шулай ук театрга гашыйк булган һәм актерлар эшчәнлегенең барлык нечкәлекләрен һәм уйланучан режиссерның хезмәтен бәяләүче миллионлаган тамашачы бәйрәме дә. Мамадыш районында 2017нче елга кадәр бер халык театры фидакарь хезмәт күрсәтте, ә ел башыннан Т. Сон мәдәният йорты каршында эшләп килүче...

27нче март көнне-сәхнә осталары Халыкара театр көнен билгеләп үтәләр. Бу шулай ук театрга гашыйк булган һәм актерлар эшчәнлегенең барлык нечкәлекләрен һәм уйланучан режиссерның хезмәтен бәяләүче миллионлаган тамашачы бәйрәме дә.

Мамадыш районында 2017нче елга кадәр бер халык театры фидакарь хезмәт күрсәтте, ә ел башыннан Т. Сон мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Мирас" театрына да "халык теарты" статусы бирелде. Режиссер Зөлфирә Дәүләтшина җитәкчелегендәге коллектив ике ай дәвамында премьерага әзерләнде. Узган җомгада халык хөкеменә алар татар милләтенең данлыклы драматургы Туфан Миңнулинның "Әниләр һәм бәбиләр" драмасын тәкъдим иттеләр. Ә шимбә көнне Яр Чаллыда үткән "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленең зона турында катнашып бәйгенең финалына уздылар. Финал көзен булыр дип көтелә.

Коллективка алга таба да иҗатларыннан рухи ләззәт алып, яңа уңышларга ирешеп эшләргә язсын!

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев