Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның ике мәйданчыгында зурлап Качмануны бәйрәм иттеләр

Бүген, 19нчы гыйнварда православие динен тотучылар изге бәйрәмнәрнең берсе- Качману-Иисус Христосның Иордан елгасында чумылдырылган көнен билгеләп үтәләр. Әлеге дата кысаларында оештырылган чаралар Нократ елгасы буенда һәм "Изге җәйләү" комплексында узды. Бу көнне чиркәүдә изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия һәм ел буе бозылмый дип исәпләнелә, махсус уелган бәкедә су коену җан...

Бүген, 19нчы гыйнварда православие динен тотучылар изге бәйрәмнәрнең берсе- Качману-Иисус Христосның Иордан елгасында чумылдырылган көнен билгеләп үтәләр. Әлеге дата кысаларында оештырылган чаралар Нократ елгасы буенда һәм "Изге җәйләү" комплексында узды.

Бу көнне чиркәүдә изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия һәм ел буе бозылмый дип исәпләнелә, махсус уелган бәкедә су коену җан һәм тәнне шифаландыручы, гөнаһлардан азат итүче, кара көчләргә каршы торуны арттыру сихәтен бирүче дини йола санала.

Качману көнен уздыруга багышланган рәсми чара 12.00 сәгатьтә Нократ елгасында махсус тишелгән бәке янында башланды. Изге Ксения Римляныня чиркәве настоятеле, протоиерей Димитрий атакай суны изгеләндерү догасы укыганнан соң, Иорданда коенырга теләүчеләр чиратка тезелделәр. Беренче булып суга Геннадий Федоров чумды.

-Ел саен коенам. Бәйрәмдә сигезенче тапкыр булды бугай инде. Төгәл генә исәпләп тә барган юк. Иң элек организмны өйдә салкынча суда коенып чыныктырдым. Хәзер көз көне дә, кышын, язын да коенам. Гәүдәгә рәхәт, сәламәтлеккә файдалы,- ди Геннадий.

Руханилар бары чын күңелдән ышанган очракта гына бозлы бәкедә коенырга ярый дип кисәтә, югыйсә салкын тияргә мөмкин. Изге суга керү-Иисус артыннан иярергә әзер булу дигән сүз.

Нократ елгасы яры буенда изгеләндерелгән суда коенучылар янында гадәттән тыш хәлләр, "Ашыгыч ярдәм", эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кизү торды. Киенү-чишенү өчен җылы автобуслар, кайнар чәй хәстәрләнгән иде.

Инде менә 4нче ел рәттән суны изгеләндерү һәм иорданда чумыну "Изге җәйләү" комплексында да үтә. Биредә коенулар төштән соң башланды. Суны изгеләндерү йоласын шулай ук изге Ксения Римляныня чиркәве настоятеле отец Димитрий башкара.

"Суның табигате бүген шулкадәр үзгәрә, ул дәвалау үзлегенә ия була башлый. Чумынучыларга үзләренең ышану көчен һәм рух ныклыгын сынау, дөнья мәшәкатьләреннән, җазыклардан арыну мөмкинлеге туа. Бу көннәрдәге суыклык та изге көннең бәрәкәте булып исәпләнә",- дип сөйләде атакай.

"Изге җәйләү"гә Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләр генә түгел, ә якын-тирә торак-пунктлардан да килгәннәр иде.

Гомумән, Качману кешеләрне сафландыра, рухи яктан ныгыта торган бәйрәм ул,- ди өлкәннәр.

Изге чишмәгә барырга теләүчеләр өчен автобуслар йөреп торды. Биредә чумынучылар өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылган. Быел урамдагы бәкедә өстәмә иордан да әзерләнгән иде.

Чишмәдән изгеләндерелгән суны халык чират торып алды бүген. Ә "Изге җәйләү"дән чыгу юлында политехник көллият коллективы чәй өстәле әзерләгән иде. Теләгән һәркем тәмле коймаклардан авыз итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев