Мамадышның иң зирәк кешеләре исемлеге тулыланды
Район газетасының 22нче март санындагы биремгә дөрес җавапны беренче булып Җәнлек совхозы урта гомумбелем мәктәбе китапханәчесе Валентина Кибякова хәбәр итте. "Кызыл корсаклы су "үгезе" (жерлянка краснобрюхая) турында мәгълүматны Илгизәр Рәхимовның "Растителәный и животный мир Татарстана" дигән китабының 144нче битеннән таптым. Җәмәгатем Григорий Тимофеевич та Казан дәүләт педагогия институтын химия-биология укытучысы...
Район газетасының 22нче март санындагы биремгә дөрес җавапны беренче булып Җәнлек совхозы урта гомумбелем мәктәбе китапханәчесе Валентина Кибякова хәбәр итте.
"Кызыл корсаклы су "үгезе" (жерлянка краснобрюхая) турында мәгълүматны Илгизәр Рәхимовның "Растителәный и животный мир Татарстана" дигән китабының 144нче битеннән таптым. Җәмәгатем Григорий Тимофеевич та Казан дәүләт педагогия институтын химия-биология укытучысы белгечлеге буенча тәмамлады. Ул да, студент чагында, җәйге практикасы вакытында күргән булган",-диде ул. Әлеге кызыл корсаклы су "үгезе" дип аталучы бакаларны Нократ һәм Чулман елгалары тугайларында очратырга мөмкин. Җиңүчене редакциядә иганәчебез бүләге көтә.
Чираттагы бирем район газетасының чираттагы чәршәмбе санында дөнья күрәчәк.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев