Мамадышның дин юлындагы яшьләрен Бөгелмәдә сынап карарга булганнар
Узган атнаның шимбә көнендә Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында футбол уены узды. Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 19 команда көч сынашты. Алар арасында Казан, Яр Чаллы, Мамадыш, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Әлмәт, Баулы, Ютазы, Сарман һәм башка районнар бар иде. Шулай ук, чарага ТРның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөгелмә районы...
Узган атнаның шимбә көнендә Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында футбол уены узды. Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 19 команда көч сынашты. Алар арасында Казан, Яр Чаллы, Мамадыш, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Әлмәт, Баулы, Ютазы, Сарман һәм башка районнар бар иде.
Шулай ук, чарага ТРның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөгелмә районы башлыгы, Бөгелмә мэры Линар Закиров, Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов һәм республиканың көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Марданшин чакырулы иде.
Спорт бәйгесендә Мамадыштан 12 кешелек Рамил Кәримов җитәкчелегендә команда да катнашты. Уен барышында Мамадыш мәдрәсәсе төркеме үзләрен шулкадәр яхшы күрсәткән, аларны хәтта чын футболчылар дип уйлаганнар. Шунлыктан райондашларыбызга төрле сүрәләр укырга һәм дингә кагылышлы сорауларга җавап бирергә кушканнар. Мамадышлылар дөрес җавап кайтарган, әлбәттә, ләкин шундый вакыйгадан соң аларның кәефе төшкән. Шул сәбәпле, безнекеләр моңа кадәр Сарман һәм Азнакай спортчыларын тар-мар итсәләр дә, Бөгелмәгә каршы уенда җиңелүгә дучар булганнар.
-Әлеге уенда безнең 5-6нчы тапкыр катнашуыбыз инде. Командабызда 1997-2000нче елгы егетләр булды. Алла боерса, моның ише уеннарда киләсе елларда да катнашырга насыйп булсын - диде Рамил Кәримов.
Әдел Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев