Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның 4 мәктәбе “яңа тормыш башлады“ 

Яңа уку елы башлануга санаулы көннәр калып бара. Бүгенге көндә районыбызның барлык мәктәпләре дә балаларны кабул итәргә әзер инде. Әлбәттә, сүз беренче чиратта капиталь төзекләндерү аша узган белем бирү учрежденияләре хакында бара. Агымдагы елда төзекләндерү эшләре районыбызның 4 мәктәбендә үткәрелгән. Шул рәвешле шәһәрнең 1нче, 4нче санлы мәктәпләре, Җөри авылында урнашкан...

Яңа уку елы башлануга санаулы көннәр калып бара. Бүгенге көндә районыбызның барлык мәктәпләре дә балаларны кабул итәргә әзер инде. Әлбәттә, сүз беренче чиратта капиталь төзекләндерү аша узган белем бирү учрежденияләре хакында бара. Агымдагы елда төзекләндерү эшләре районыбызның 4 мәктәбендә үткәрелгән. Шул рәвешле шәһәрнең 1нче, 4нче санлы мәктәпләре, Җөри авылында урнашкан белем бирү оешмасы һәм "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интертаты" укучыларны яңа кыяфәттә каршы алачак.

Хәзерге вакытта әлеге учрежденияләрдә ремонт тәмамланган. Биналар тыштан керамогранит плитәләр белән тышланган. Эчке якта да диварлар, идәннәр һәм түшәмнәр төзекләндерелгән.

Сүз уңаеннан, узган елда районда 2 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган булган.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев