Мамадышның 24 гаиләсенә эшмәкәрләр ярдәм итте
Бүгенге көндә Мамадыш районында 524 күп балалы һәм 249 мөмкинлекләре чикле сабыйлары булган гаиләләр бар. Агымдагы атнаның пәнҗешәмбесендә үзләренә беркетелгән гаиләләр белән оешма җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр очрашу уздырды. Хәзерге вакытта авыр хәлдә калган күп балалы һәм гаиләдә инвалид сабыйлары булган категория буенча оешма җитәкчеләре һәм эшмәкәрләрдә 40 гаилә беркетелгәне билгеле....
Бүгенге көндә Мамадыш районында 524 күп балалы һәм 249 мөмкинлекләре чикле сабыйлары булган гаиләләр бар. Агымдагы атнаның пәнҗешәмбесендә үзләренә беркетелгән гаиләләр белән оешма җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр очрашу уздырды.
Хәзерге вакытта авыр хәлдә калган күп балалы һәм гаиләдә инвалид сабыйлары булган категория буенча оешма җитәкчеләре һәм эшмәкәрләрдә 40 гаилә беркетелгәне билгеле.
Очрашуга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә моңа кадәр катнашмаган, 5, яисә аннан да күбрәк балалы 24 гаилә чакырулы иде. Алар арасында мөмкинлекләре чикле балалары булган әти-әниләр дә катнашты.
Очрашу ахырында җирле йолдызлар чыгыш ясаганнан соң, залда утыручы һәр гаиләгә дә бүләкләр тапшырылды.
Әдел Әхмәтҗанов
Фото: Ландыш Шайхутдинова
Фото заголовка со страницы: https://regnum.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев