Мамадышлыларны "Килен килде" комедиясен карарга чакыралар
Мамадыш халык театры 29нчы март көнне Көек - Ерыкса авылы мәдәният йортында, ә 30нчы мартта Түбән Яке авылы мәдәният йортында өр-яңа комедия күрсәтәчәк. Иҗади коллектив күренекле драматург Хәбир Ибраһимның "Килен килде" әсәрен сәхнәләштерә. Шушы ук комедияне шәһәр халкы 1нче апрель- Көлке көнендә карый алачак. Ул район мәдәният йортында куела. Чыгышлар...
Мамадыш халык театры 29нчы март көнне Көек - Ерыкса авылы мәдәният йортында, ә 30нчы мартта Түбән Яке авылы мәдәният йортында өр-яңа комедия күрсәтәчәк. Иҗади коллектив күренекле драматург Хәбир Ибраһимның "Килен килде" әсәрен сәхнәләштерә. Шушы ук комедияне шәһәр халкы 1нче апрель- Көлке көнендә карый алачак. Ул район мәдәният йортында куела.
Чыгышлар 19 сәгатькә билгеләнгән.
Рольлэрдэ катнашалар: Диләрә Шәрифуллина, Инсаф Гасыймов, Фәнзилә Гыйльметдинова, Ринат Зәкиев, Гөлнур Васыйлова, Динара Исмәгыйлева һәм
Светлана Потапова.
Әсәрне сәхнәгә Марат Баязитов куя.
Билет бәясе 100 сум.
Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев