Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлылар ЮХИДИ штрафларын 50% ташлама белән каплый

2016 елның 1 гыйнварыннан "Юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен штраф түләтү турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү" турындагы административ регламент үз көченә керде. Әлеге канун мамадышлылар күңеленә хуш килгәнме?Район юхидилеләре бу сорауны райондашларга юлладылар. Респондентлардан күбесенчә уңай җаваплар алынды. - Закон гамәлгә керүгә, яңа ел ялларыннан соң, ЮХИДИ идарәсенә...

2016 елның 1 гыйнварыннан "Юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен штраф түләтү турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү" турындагы административ регламент үз көченә керде. Әлеге канун мамадышлылар күңеленә хуш килгәнме?Район юхидилеләре бу сорауны райондашларга юлладылар. Респондентлардан күбесенчә уңай җаваплар алынды.

- Закон гамәлгә керүгә, яңа ел ялларыннан соң, ЮХИДИ идарәсенә юл тоттым. 500 сумга тизлек арттырган өчен килгән бердәнбер штрафымны 50 % ташлама беләнкапладым", - диде инде 2009 нчы елдан бирле тимератны иярләүче Эльза ханым.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсенә 1.3 пункты өстәлә, ягъни штрафны 20 көн эчендә түләгән очракта, салынган штрафның яртысы гына түләнә. Ләкин Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.5.2 маддәсе нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен салынган административ штраф 500 сумнан да ким булырга тиеш түгел.

Әлеге үзгәрешләр кагылмый:

12.1.1.1 маддәсе (ЮХИДИ бүлекчәсендә теркәлмәгән транспорт чарасы белән кабат идарә итү);

12.8 маддәсе (руль артында эчкән килеш идарә итү, эчкән килеш рульне башка кешегә бирү);

12.9 маддәсенең 6 һәм 7 пунктлары (тизлекне икенче кабат арттыру: 40-60км/сәг. кадәр, 60-80км/сәг. кадәр, 80 км/сәг. һәм күбрәк);

12.2.3 маддәсе (кабат светофорның тыелган сигналына керү);

12.15.5 маддәсе (кабат юлның яки трамвай юлының каршы як полосасына чыгу);

12.16.3.1 маддәсе (кабат бер яклы юлның каршы як полосасына чыгу);

12.24 маддәсе (юл-транспорт фаҗигасендә кеше сәламәтлегенә җиңел яки уртача зыян китерү);

12.26 маддәсе (шоферның исерткеч куллану-кулланмавын тикшерү таләбен үтәмәве);

12.27.3 маддәсе (юл-транспорт фаҗигасеннән соң, автомобиль йөртүченең эчүдән, наркотиклар, яки психикага зыян китерә торган матдәләр кулланудан тыелып тору таләбен үтәмәве).

Штрафны дөрес итеп түләр өчен:

Штрафлар турындагы мәгълүматны www.gibdd.ru, www.gosuslugi.ru, www.uslugi.tatarstan.ru сайтлары аша, яки электрон почтадан автомат режимда эшләүче фото-видеофиксация приборларыннан алынган хокук бозу турындагы карарлар рассылкалары аша алырга мөмкин. Аның өчен www.gibdd.tatarstan.ru сайтына кереп, "В помощь водителю" дигән бүлекчәдә автомашина хуҗасының исемен язып "заявления-согласия" дигән бланкны тутырырга кирәк. Паспорт, язылган гариза, ИНН һәм машина таныклыгы күчермәләре белән ТР ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250