Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлы Зөбәҗәт Хайбуллина “Татмедиа“ АҖ бүләгенә лаек булды 

19нчы августта "Татмедиа" АҖдә "Язылу өчен телевизор" акциясе кысаларында бүләкләр уйнатылды. Төп бүләк өчен Мамадыш районыннан Зөбәрҗәт Хәйбуллина да көч сынашты. Биредә 12 комплект "Кукмара" савыт-сабасы, 3 фотоаппарат һәм телевизор уйнатылды. Моннан тыш, һәр районда язылу буенча иң күп акча сарыф иткән газета укучы ачыкланды. Мамадыштан Зөбәрҗәт Хәйбуллина шундыйлардан санала....

19нчы августта "Татмедиа" АҖдә "Язылу өчен телевизор" акциясе кысаларында бүләкләр уйнатылды. Төп бүләк өчен Мамадыш районыннан Зөбәрҗәт Хәйбуллина да көч сынашты.

Биредә 12 комплект "Кукмара" савыт-сабасы, 3 фотоаппарат һәм телевизор уйнатылды.

Моннан тыш, һәр районда язылу буенча иң күп акча сарыф иткән газета укучы ачыкланды. Мамадыштан Зөбәрҗәт Хәйбуллина шундыйлардан санала. Ул газетага 3087 сум 44 тиенгә язылган.

Акция нәтиҗәсендә Мамадыш районы Бөрсет Сөкәче авылында гомер кичерүче Зөбәрҗәт Хайбуллина "Кукмара" савыт-сабасына лаек булган.

-Моның ише бәйгеләрдә минем беренче мәрәтәбә генә катнашуым түгел. Моңа кадәр канцеляр кирәк-яраклары, китап һәм чынаяк отканым бар иде. Аңа да карамастан, бу үлы да күңелемне шатлык хисләре биләп алды, - дип безнең белән уртаклашты Зөбәрҗәт ханым.

Әдел Әхмәтҗанов

Фото со страницы: http://ram-link.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев