Мамадышлы Валерий Горбунов авыл хуҗалыгы программасына рәхмәтле
Узган ел районыбызда 64 гаилә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының махсус программасында катнашып, 200 меңәр сум акча алдылар һәм терлекләре өчен сарай җиткереп чыктылар. Түбән Шүләңгер авыл җирлегенә андый тәвәккәл кеше берәү генә булып чыга. Ул - Кумырык авылында яшәүче Валерий Горбунов. Бүгенге көндә аның өч савым сыеры...
Узган ел районыбызда 64 гаилә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының махсус программасында катнашып, 200 меңәр сум акча алдылар һәм терлекләре өчен сарай җиткереп чыктылар.
Түбән Шүләңгер авыл җирлегенә андый тәвәккәл кеше берәү генә булып чыга. Ул - Кумырык авылында яшәүче Валерий Горбунов. Бүгенге көндә аның өч савым сыеры бар. Бозаулар саткан. Авыл җирлеге буенча халыктан җыелган барлык сөтнең уннан бер өлешенә якыны аңа туры килә. Төбәк халкы 2015нче елда 138258 килограмм сөт тапшырган булса, Валерийның күрсәткече - 13992 килограмм. Җирлектә яшәүчеләр маллар саны белән дә артык мактана алмыйлар. Биш авылдагы 250гә якын шәхси хуҗалыкта нибары 180 баш мөгезле эре терлек кенә асрала. Шуларның 104е - савым сыерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев