Мамадышлы Талип Миңнегалиев: “Президент белән селфи ясау теләгемә ирештем”
Республикабызда күп еллар дәвамында балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү максатыннан "Сәләт" лагеры эшләп килә. Агымдагы ел форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды Һәр елны аның сәләтле балалар янында кунак булуы күркәм гадәткә әверелде. Быел бирегә Татарстанның төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән 5 меңнән...
Республикабызда күп еллар дәвамында балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү максатыннан "Сәләт" лагеры эшләп килә.
Агымдагы ел форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды Һәр елны аның сәләтле балалар янында кунак булуы күркәм гадәткә әверелде. Быел бирегә Татарстанның төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән 5 меңнән артык талант ияләре тупланды. Алар арасында Мамадыштан Талип Миңнегалиев та бар иде.
-Минем "Сәләт"кә бишенче тапкыр баруым. Биредәге атмосфера миңа бик тә ошый. Быел хәтта Рөстәм Миңнеханов белән фотога төшү бәхете дә тәтеде. Аны моңа кадәр аланда күргәнем бар иде, ләкин фотога төшү турында әйтергә кыюлыгым җитмәде. Шулай да барып күрештем, - диде ул.
Бу юлы исә көчемне туплап, Президентыбызга фотога төшәргә тәкъдим ясадым. Ул бик теләп ризалашты. Күптәнге хыялым чынга ашкач, мин үземне күкнең җиденче катында итеп хис иттем, күңелемне горурлык хисе биләп алды. Шулай ук, Артём Дзюба, Халк, Кристиан Ансальди, Сергей Рыжиков, Юрий Лодыгин, Гёкдениз Карадениз һәм башка билгеле футболчылар белән дә фотга төшкәнем бар.
Алла боерса, киләсе елга "Сәләт"кә әйдаман булып барырга ниятлим. Киләчәктә "Сәләт Мамадыш"ны оештырырга да теләк бар. Бу хакта "Сәләт"кә нигез салучы Җәвит абый Сөләйманов та белә, - дип безнең белән уртаклашты Талип Миңнегалиев.
Әдел Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев