Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлы Рифат Мәхмүтов: “Тормышта кешегә матди муллык белән рухи азык та кирәк”

Нинди генә заманда яшәсәк тә, тормышыбызны район газетасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Сәгатьләр буе телевизор карап, радио тыңлап, сайтта утырсак та, ахыр чиктә барыбер өстәлдә яткан газета-журналларга үреләбез. Чынлап та, районыбызның йөзек кашы булган "Нократ"-якын дус та, сердәш тә. Әнә шул дустыбызның атнага ике тапкыр даими килеп торуын...

Нинди генә заманда яшәсәк тә, тормышыбызны район газетасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Сәгатьләр буе телевизор карап, радио тыңлап, сайтта утырсак та, ахыр чиктә барыбер өстәлдә яткан газета-журналларга үреләбез.
Чынлап та, районыбызның йөзек кашы булган "Нократ"-якын дус та, сердәш тә. Әнә шул дустыбызның атнага ике тапкыр даими килеп торуын бик теләсәк тә, кайчагында хыялны тормышка ашыру өчен нидер комачау итә. Без, редакция хезмәткәрләре, абунәчеләребезнең хәленә кереп, оешма, предприятиеләрдә "Абунәче көне" үткәрә башладык. Ә бит урындагы җитәкчеләр теләгәндә моны уңай хәл итеп булыр иде. Нигә әле һәр оешмага үз эшче-хезмәткәрләренең берничәсен булса да, бүләкләү йөзеннән, район газетасына яздырмаска? Почта әрҗәсенә килеп торган район газетасы аларга даими рәвештә үзләренең оешма өчен кирәкле кеше икәнлекләрен искәртеп, хезмәтләренә тап төшермәскә өндәп торыр иде.
Бар шундый җитәкчеләр-үзләрен генә түгел эшчеләрен дә кайгыртучылар. Мәсәлән: шәһәребезнең ИК "ПРОСТО МОЛОКО" ҖЧҖенең "Мамадыш сыр -май комбинаты" филиалы җитәкчесе Мәксүт ӘХМӘТШИН, "Мелиорация" ПМКсы генераль директоры Ринат МОСТАФИН бу чаралардан читтә калмыйлар, алар халыкны район газетасына яздыруны вак мәсьәлә дип санамыйлар.
#Подпиширодителей#Подпишиблизких акциясенә кушылып, шәһәребезнең ашлык кабул итү предприятиесе директоры Рифат МӘХМҮТОВ (рәсемдә) Түбән Якедән Гөлнәзирә ГАЛИЕВАга, Сәхәбетдин ХАШИТОВка "Нократ"ка подписка рәсмиләштерде. "Тормышта кешегә матди муллык белән рухи азык та кирәк" - диде ул.

ФИРАЯ МИНГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250