Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышка килмәү штрафтан коткармый

Түбән Сон авылында яшәүче Вәзилә Кашапова бер тырмага ике тапкыр басты. Узган елның маенда аңа муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан, Түбән Сон авыл җирлегенең торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозып капка төбендә блоклар саклаган өчен, беркетмә төзелеп, муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе тарафыннан 2000 сум штраф салынган иде инде. Күрәсең, төзелеш материаллары...

Түбән Сон авылында яшәүче Вәзилә Кашапова бер тырмага ике тапкыр басты.

Узган елның маенда аңа муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан, Түбән Сон авыл җирлегенең торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозып капка төбендә блоклар саклаган өчен, беркетмә төзелеп, муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе тарафыннан 2000 сум штраф салынган иде инде. Күрәсең, төзелеш материаллары алып кайткач, аны ишек алдында яки бакча ягына урнаштырып торырга мөмкин булмаса, урамга вакытлыча куеп тору өчен, авыл җирлегеннән язмача рөхсәт алырга кирәк булуын бик тиз оныткан. Быел август аенда аңа яңадан капка төбендәге бүрәнәләр, ташлар һәм салам өчен беркетмә тутырылган. Урамдагы салам хуҗалыкка һәм күршеләргә янгын куркынычы да тудыра әле. Административ комиссия утырышына килүне кирәк санамаса да, бу юлы да хуҗабикәгә 2000 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Комиссиянең чираттагы утырышында торак пунктларның төзеклеге кагыйдәләрен бозган өчен тутырылган 11 беркетмә каралды. Аларның барысы буенча администатив чаралар күрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев