Мамадышка “Йолдызлы десант” килде
Бу көннәрдә Чулман яр буенда урнашкан "Йолдызлы десант" палаткалы лагерының 3нче сменасы эшли. Татарстан буенча мондый лагерьлар берничә мәйданда балаларны кабул итә. Инде ничәнче ел рәттән аларның берсе Мамадыш районы территориясендә урнаша. "Йолдызлы десант" лагеры республиканың иң матур урыннарының берсе булган Чулман яр буенда урнашкан. 3нче смена үз эшчәнлеген 19нчы...
Бу көннәрдә Чулман яр буенда урнашкан "Йолдызлы десант" палаткалы лагерының 3нче сменасы эшли. Татарстан буенча мондый лагерьлар берничә мәйданда балаларны кабул итә. Инде ничәнче ел рәттән аларның берсе Мамадыш районы территориясендә урнаша.
"Йолдызлы десант" лагеры республиканың иң матур урыннарының берсе булган Чулман яр буенда урнашкан. 3нче смена үз эшчәнлеген 19нчы июль көнне башлады. Һәр сменада табигать кочагында 11 яшьтән 16 яшькә кадәрге 80 ләп бала ял итә. Республика проекты булганлыктан, лагерьга Татарстанның төрле почмакларыннан җыелганнар.
Бу сменада Мамадыш төбәгенә якташларыбыздан тыш, Кукмара, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе үсмерләре килде. Биредә күпчелекне балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәптә торучылар, күп балалы, авыр хәлле гаиләләрдән булучылар тәшкил итә. Рәхим Хөснетдинов Чаллы егете. Монда ул беренче генә тапкыр түгел инде.
-Мин Чулман елгасы буендагы "Йолдызлы десант" лагерына икенче ел рәттән киләм. Мондый матур урыннарда ял итүгә ни җитә соң. Табигате матур, янәшәдә елгасы бар, саф һава, тәмле ашаталар,- ди Рәхим.
Балаларның һәр иртәсе сәгать 8дә башлана. Көн тәртибе аеруча тыгыз бүленгән. Төрле чаралар берсе артыннан-икенчесе узып кына торачак.
Зур игътибар биредә спортка гына бирелми. Һәр көнне балалар белән төрле тренинглар, иҗади шөгыльләр үткәрелә.
-Бик яхшы ял итәбез. Мин бирегә әле беренче генә тапкыр киләм. Беренче минутлардан ук мондагы матурлыкка гашыйк булдым,- ди Түбән Кама шәһәреннән килгән Аиша Хөсәенова.
"Йолдызлы десант" проектын тулысынча республика бюджеты финанслый. Биредә 16 палатка урнаштырылган. Үсмерләр белән 5 әйдаман эшләячәк. Шулай ук пешекче, коткаручы штатлары да бар. Бер смена 7 көн дәвам итә.
Фото: Николай Михайлов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев