Мамадышка йолдызлар “сибелде”
Татар халкы элек-электән милли бәйрәмнәргә бай булган. Нардуган, Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз, Келәү уеннары - болар барысы да милләтебезнең күркәм гореф-гадәтләре. Һичшиксез, Сабан туе әлеге бәйрәмнәр арасында аерым урын алып тора. Агымдагы атнаның шимбә көнендә Мамадыш районы Күк Чишмә (Ташлык) авылында Сабан туе узды. Дөрес, биредә әлеге чараны Авыл җыены дип...
Татар халкы элек-электән милли бәйрәмнәргә бай булган. Нардуган, Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз, Келәү уеннары - болар барысы да милләтебезнең күркәм гореф-гадәтләре. Һичшиксез, Сабан туе әлеге бәйрәмнәр арасында аерым урын алып тора.
Агымдагы атнаның шимбә көнендә Мамадыш районы Күк Чишмә (Ташлык) авылында Сабан туе узды. Дөрес, биредә әлеге чараны Авыл җыены дип атыйлар. Быел ул бишенче тапкыр үткәрелде. Кызганыч, бүгенге көндә Ташлык авылында нибары 5-10 гына хуҗалык калган. Шуңа да, бәйрәмне "Яшә, авыл!" девизы астында уздырырга булганнар. Җыенны Күк Чишмә авылы егете, Галиәскар Камал театры актёры Эмиль Талипов оештырды.
-5 ел элек миңа Авыл җыенын үткәрү турындагы тәкъдим белән шушында туып үскән Рәфыйк абый Фәйзуллин мөрәҗәгать итте. Мин бик теләп ризалаштым. Әлеге бәйрәм белән без Ташлыкка яңа сулыш бирәбез. Безнең һәрберебез үзенең туган ягын хәтерләргә, аны онытмаска тиеш. Күк чишмә авылы миңа аеручы якын - минем әнием монда гомер кичерде. Кечкенә чагымда биредә мин дә булгалый идем. Мондагы кешеләр, ямьле йортлар әле хәзер дә исемдә. Шуңа күрә, авылымны яшәтәсем килә. Чөнки авыл яшәсә, безнең илебез, телебез һәм милләтебез яшәячәк, - диде Эмиль Талипов.
Тамаша 19:00 сәгатьтә Югары Кыерлы авылы имамы Илсур Хәзрәт азаны белән башланып китте. Аннан соң Ташлыкка багышланган гимн яңгырады. Шулай ук, тамашачылар Күк Чишмәгә булган ярату хисләрен флешмоб аша җиткерә алды.
Моннан тыш, бәйрәмгә мәркәзебез кунаклары да килде. Авыл җыенында халык күңелен Рәсим Низамов, Нурзадә, Георгий Ибушев, Ришат Фазлыйәхмәтов, Әсхәт Хисмәтов, Динә һәм Илнур Закировлар, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Алмаз Гәрәев, Олег Фазылҗанов һәм башкалар күрде. Чыгыш ясаучылар исемлегендә Мамадыш районы үзешчәннәре дә бар иде.
Җыенда берсеннән-берсе кызыклы һәм дәртле уеннар оештырылда. Биредә капчыкта сикерү, гер күтәреү, кул көрәштерү, тауга йөгерү, бүләк кисү, капчык белән сугышу һ. б. уеннар үткәрелде. Әлбәттә, халкыбызның йөзек кашына әверелгән милли көрәш тә читтә калмады. Көрәш 18 яшькә кадәр 50 килограммга кадәр һәм 50 килограммнан югары авырлыклары булган яшүсмерләр һәм өлкән ир-атлар арасында узды. Яшүсмерләрдән 50 килограммга кадәр булган категориядә Мамадыш егете Булат Гәбделбаров җиңсә, 50 килограммнан югарырак авырлыкта Үсәли авылыннан Ленар Имамиев беренчелекне яулады.
Өлкәннәр арасындагы көрәштә абсолют батыр булып, Яшел Үзәннән 1983нче елгы Фирдүс Зәйнуллин калды.
- Җиңәргә теләгем зур иде. Эчемдәге хис-тойгыларымны аңлатып бетереп булмый. Мин бик тә шат. Моңа кадәр минем Яшел Үзән һәм Балык Бистәсе районнарында батыр булганым бар иде инде. Биредә беренче мәртәбә катнаштым. Быел минем исемдә 12 тәкә һәм 1 машина бар, - дип безнең белән уртаклашты Фирдүс Зәйнуллин.
Тамаша ахырында, нәкъ тә төн уртасында Ташлык күген искиткеч салют бизәде. Аннан соң яшь буын өчен дискотека уздырылды.
Әдел Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев