Мамадышка буранлы көннәр килә
Бу ялларда безне кабаттан буранлы көннәр көтә. Башкалабыз Казанда һава торышы иртәнге сәгатьләрдән үк начарлана башлаган. Шундагы бер танышыбыз менә ниләр сөйләде: "Бездә буран чыкты, кар ява. Синоптиклар көннең икенче яртысында явым-төшем тагын да көчәячәк, дип хәбәр итә". Һава торышы мәгълүматларын җиткерүче сайтлардан алынган мәгълүматлар буенча, Мамадышта да бүген кар...
Бу ялларда безне кабаттан буранлы көннәр көтә. Башкалабыз Казанда һава торышы иртәнге сәгатьләрдән үк начарлана башлаган.
Шундагы бер танышыбыз менә ниләр сөйләде: "Бездә буран чыкты, кар ява. Синоптиклар көннең икенче яртысында явым-төшем тагын да көчәячәк, дип хәбәр итә".
Һава торышы мәгълүматларын җиткерүче сайтлардан алынган мәгълүматлар буенча, Мамадышта да бүген кар явуы көтелә. Буран чыгуы да ихтимал. Җил көньяктан, көннең икенче яртысында секундына 10 метрга кадәр тизлектә булачак. Температура бераз җылытачак. Төнге сәгатьләргә -9 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев