Мамадыш зираты янында чүп оясы ясаганнар административ җаваплылыкка тартылды
Зират янәшәсендә чүп оясы. Яңа мөселман зираты турысындагы яр буын халык шундый хәлгә китергән. Җирлек башлыгы Вәлия Гыйзәтуллина сүзләренчә, бу урыннан 800 метр өстәрәк рәсми чүплек тә бар, ләбаса. Әмма халык законсыз чүплек ясауны кулайрак күрә һәм штрафлар да аларны куркытмый. Елдан-ел экология мәсьәләсенә кагылышлы таләпләр катгыйлана бара. Административ хокук...
Зират янәшәсендә чүп оясы. Яңа мөселман зираты турысындагы яр буын халык шундый хәлгә китергән. Җирлек башлыгы Вәлия Гыйзәтуллина сүзләренчә, бу урыннан 800 метр өстәрәк рәсми чүплек тә бар, ләбаса. Әмма халык законсыз чүплек ясауны кулайрак күрә һәм штрафлар да аларны куркытмый.
Елдан-ел экология мәсьәләсенә кагылышлы таләпләр катгыйлана бара. Административ хокук бозган гражданнарга беренче очракта ук кисәтү урынына протокол төзелә. Ә аның нигезендә, тәртип бозучыга штраф күләме билгеләнә. Шундый протоколларның берсе бүген, иртәнге якта, Мамадыш совхозында яшәүче ир- атка карата төзелде. Манипулятор хуҗасы бер йөк чүпне яңа мөселман зираты турысындагы чүп савыты кырыена аударырга тели, әмма аның бу кырын гамәлен ерактан җирлек башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина күреп ала, кисәтү ясый. Административ хокук бозуга барган кешене тоткарлый. Участок вәкаләтләсе, экологлар катнашында урында агарту эшләре алып барырга туры килә.
-Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе буенча авылны һәм шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыга карата беркетмә төзедек. Документ ике атна эчендә каралып, гаепле гражданин административ комиссия утырышыначакырылачак. Җәзаны комиссия әгъзалары хәл итәчәк,- дип ассызыклады Красная Горка авыл җирлеге участковые Владислав Бадишев.
Күптапкыр кисәтүләр ясауга, җаваплылыкка тартылулар булуга карамастан, хуҗалыгында җыелган чүпне авыл читендәге елга буйларына, агач араларына, урман-аланлыкларга алып барып ташлау очраклары еш күзәтелә.
"Зират турысыннан чүп оясы ясау минем өчен кыргый гамәл. Биредәге яр буеннан санкцияләнмәгән чүплек ясап бетерделәр. Без сәгатенә 1700 сум түләп, трактор яулыйбыз, ярны чистартып кына бетерәбез, аңсыз халык кабат чүбен шунда түгә, гәрчә рәсми чүплек моннан ерак булмаса да",- дип сөйли җирлек башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина.
Сүз уңаеннан, кичә көнкүреш калдыкларын җиңел генә зират янындагы чокырга алып килеп аударган затларның исем, фамилияләре инде ачыкланган. Хилафи гамәл кылган мамадышлыларның Тукай урамында яшәгәннәре билгеле. Хокук сакчылары алар белән дә эләмтәгә керергә өлгергәннәр.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодекс буенча төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф яный. Өстәвенә, хәл вакытында төзәтелмәсә, штрафлар күләме бермә-бер арта. Шул рәвешле, чисталыкны санга сукмау шактый кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев