Мамадыш янгын сүндерүчеләре гадәттән тыш режимда эшли
Күпләр зарыгып көтеп алган Яңа ел каникуллары тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Бу чор берәүләр өчен ял итеп, күңел ачып, кунакларга йөрешеп узса, янгын сүндерү бүлегендә хезмәт куючылар иңендә зур җаваплылык. Юкка гына декабрь ае урталарыннан гадәттән тыш режим игълан ителми инде. Бәйрәм булгач, фейерверк аттыручылар, питардалар, "бенгаль" утлары...
Күпләр зарыгып көтеп алган Яңа ел каникуллары тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Бу чор берәүләр өчен ял итеп, күңел ачып, кунакларга йөрешеп узса, янгын сүндерү бүлегендә хезмәт куючылар иңендә зур җаваплылык. Юкка гына декабрь ае урталарыннан гадәттән тыш режим игълан ителми инде.
Бәйрәм булгач, фейерверк аттыручылар, питардалар, "бенгаль" утлары белән мавыгучылар саны арта. Бигрәк тә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, күңел ачу биналарында уяулык таләп ителә.
Мамадыш шәһәрендә урнашкан 121нче санлы янгын сүндерү частеннан алынган мәгълүматлар буенча, быелгы Яңа ел каникуллары Аллага шөкер тыныч уза. Ел башыннан янгын чыгу очраклары искәртелмәгән. Ялган шалтыратулар да булмаган.
"Без генә түгел, халык үзе дә бик уяу булсын иде. Сакланганны саклармын дигән мәкаль дә бар бит. Күрше-тирәләрегезгә дә игътибарлы булыгыз. Ялгыз яшәүче, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларны күз уңында тоту шарт. Статистика буенча, нәкъ менә соңгыларының гаебе белән "кызыл әтәч иреккә чыга". Электр җылыткычлары, мичләр белән эш иткәндә барлык куркынычсызлык кагыйдәләре дә төгәл үтәлергә тиеш",- дип ассызыклый янгын сүндерү хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев