Мамадыш укучыларына иртән градусникка күз салырга киңәш итәләр
Урамда көннәр суытып җибәрү сәбәпле, беренче чиратта укучылар, шулай ук аларның әти-әниләре еш кына һава температурасы ничә градус булганда мәктәптә дәресләр үткәрелми, дип кызыксына. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе буенча, авылда 23 градус салкын (шәһәрдә -25) булганда - башлангыч сыйныф укучылары, 25 градустан (шәһәрдә - 27) - 5-9 сыйныфлар,...
Урамда көннәр суытып җибәрү сәбәпле, беренче чиратта укучылар, шулай ук аларның әти-әниләре еш кына һава температурасы ничә градус булганда мәктәптә дәресләр үткәрелми, дип кызыксына.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе буенча, авылда 23 градус салкын (шәһәрдә -25) булганда - башлангыч сыйныф укучылары, 25 градустан (шәһәрдә - 27) - 5-9 сыйныфлар, 30 градус салкында (шәһәрдә - 32) 10-11 сыйныфларда дәресләр үткәрелми.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә, 26 гыйнварда Мамадышта көндез 21-25 градус салкын булачак. Төнлә 28 градуска кадәр төшүе ихтимал. 27нче гыйнварда иртән 27 градус, көндез 26 градус салкын булыр дип фаразлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев