Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш тимер атлары “кайнар көрәшкә” әзерме

Район буенча урып-җыю кампаниясенә керешергә берничә көн калып бара. Хәзерге вакытта комбайннарны төзекләндерү эшләре ахырга якынлашып килә. Алар саны быел 90-100 тирәсе булырга тиеш. Шуларның 84е инде уңыш җыярга әзер. -Әгәр дә барысы да без теләгәнчә барса, урып-җыюны 1нче сентябрьгә төгәлләргә тырышачакбыз. Быел гектарына 20-22 центнер уңыш җыеп алырга планлаштырабыз,...

Район буенча урып-җыю кампаниясенә керешергә берничә көн калып бара. Хәзерге вакытта комбайннарны төзекләндерү эшләре ахырга якынлашып килә. Алар саны быел 90-100 тирәсе булырга тиеш. Шуларның 84е инде уңыш җыярга әзер.


-Әгәр дә барысы да без теләгәнчә барса, урып-җыюны 1нче сентябрьгә төгәлләргә тырышачакбыз. Быел гектарына 20-22 центнер уңыш җыеп алырга планлаштырабыз, - диде Мамадыш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг буенча консультанты Наил Низамов.


Сүз уңаеннан, бүген районның хакимият бинасында урып-җыю кампаниясенә һәм авыл хуҗалыгындагы башка сорауларга кагылган видеоконференция үтте. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкләделәр.


Биредә республиканың көньяк районнарында уңыш җыюга керешкәннәре хәбәр ителде. Шулай ук, Мамадыш районы буенча еллык савым күрсәткечен арттырырга кирәк дигән фикер яңгырады. Чыннан да, район буенча еллык савым быел бераз кимегән. Узган елны ул 146 тоннаны тәшкил итсә, агымдагы елда әлеге күрсәткеч 140 тоннага тигез.

Әдел Әхмәтҗанов


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев