Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш судьясы коткарган

Mamadysh-rt.ru сайтында 1941-1942нче елларда "Казанский обвод" - "Казан каймасы" ныгытылган оборона линиясен төзүдә катнашучыларны эзләвебез турында язма урнаштырылгач, шәһәрдәшебез Алия Мортазина элемтәгә керде. "Мин тумышым белән Түбән Яке авылыннан. Окоплар казырга Уразбахты, Урта Кирмән, Югары Яке авылларыннан да бик күп хатын-кызларны җибәргәннәр. Алар арасында әнием дә булган. Безгә ул еллардагы...

Mamadysh-rt.ru сайтында 1941-1942нче елларда "Казанский обвод" - "Казан каймасы" ныгытылган оборона линиясен төзүдә катнашучыларны эзләвебез турында язма урнаштырылгач, шәһәрдәшебез Алия Мортазина элемтәгә керде.


"Мин тумышым белән Түбән Яке авылыннан. Окоплар казырга Уразбахты, Урта Кирмән, Югары Яке авылларыннан да бик күп хатын-кызларны җибәргәннәр. Алар арасында әнием дә булган. Безгә ул еллардагы гыйбрәтле хәлләрне гомере буе сөйләде. Берничә ел элек архивтан документлар эзләтеп карадым, бернинди җавап килмәде. Әнием тумышы белән Уразбахты авылыннан. Түбән Якедә гомер кичергән. 1928нче елгы, Мәүҗидә Юныс кызы Юнысова. Хезмәт армиясенә җибәргәндә аңа 14 яшь тулмаган була әле. Уразбахты авылында Мәүҗидә Юнысова дигән тагын бер 19 яшьлек кыз булган икән. Аны авыл Советы секретаре яратып йөргән. Моның кызына да окоп казырга барырга повестка килгәч, аның урынына минем әниемне җибәргән. Окоп казучыларбаракларда ачлы-туклы яшиләр. Арада ачтан үләчеләр, шешенеп егылучылар да күп була. Андагы хатын-кызлар арасында әнием иң яше була. Ачлыкка түзә алмыйча бик күбе туган якларына кайтып китә. Әниемне дә ияртәләр. Мең бәлаләр белән авылга кайтып җиткәч, аны кире алып киткәннәр. Мамадышта суд булган. Әнием үзен кеше өчен алдалап җибәргәннәрен сөйләп бирә һәм аны суд аклый. Судья бер буханка ипи биреп: "Бар, өеңә кайт. Синең гаебең юк",-ди. Ул апалар барысы да үлеп беттеләр инде. Урта Кирмән авылыннан, исемен ялгышмасам, Асылбикә апа исән булса гына. Илһам исемле улы Мамадышта яши иде бугай",-дип хәбәр итте ул.


Алиянең бу хәбәреннән соң без Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов белән элемтәгә кердек. Әлеге апаның Айсылу исемле булуын әйтте ул. "Бик өлкән яшьтәге апа иде инде ул, күптән түгел генә вафат булды. Ире Хуҗи абый Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Улы Илһам Мамадышта яши",-диде.
Укучыларыбыздан Казан янында, Мари Республикасында 1941-1942 елларда окоплар казуда катнашкан әбиләре, бабайлары, туганнары турында тагын да хәбәрләр көтәбез.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев