Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш студентларын Татьяна көне белән тәбрикләделәр

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов студентлар бәйрәме уңаеннан котлау хаты юллаган: "Кадерле студентлар, аспирантлар һәм укытучылар! Сезне Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне белән котлыйм! Бүген республикабыз үсешендә хәлиткеч роль уйнаучы сәләтле яшьләргә үсәр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Белем бирү сыйфатын арттыру, яшьләрнең...

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов студентлар бәйрәме уңаеннан котлау хаты юллаган:

"Кадерле студентлар, аспирантлар һәм укытучылар!

Сезне Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне белән котлыйм!

Бүген республикабыз үсешендә хәлиткеч роль уйнаучы сәләтле яшьләргә үсәр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Белем бирү сыйфатын арттыру, яшьләрнең ял сәгатьләрен оештыру һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур игътибар бирелә. Безгә белемле квалификацияле белгечләр кирәк һәм якты киләчәккә өметләребез дә нәкъ сез - яшь буын белән бәйле. Инде бүген күбегез фән өлкәсендә зур уңышларга ирешә, халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңү яулый.

Уку дәверендә алган белемнәрегезнең сезнең өчен файдалы гына түгел, ә тормышта үз урыныгызны табарга, хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле булырга ярдәм итүе мөһим.

Сезнең арагыздан сәләтле профессионал белгечләр, оештыручылар һәм җитәкчеләр чыгуына ышанам.

Бүгенге бәйрәм яшьләр өчен генә түгел, ә алар белән эшләүче, илебезнең киләчәгенә битараф булмаган һәркемнең бәйрәме. Уку йортларында белем бирүче профессор-укытучылык составына уртак эшебезгә чын күңелдән бирелүегез, хезмәтегезгә биргән күңел җылылыгыз, энтузиазмыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим!

Экзаменнар һәм сессиядән соң алда лаеклы каникуллар. Сезгә күңелле яллар, шатлык һәм сәламәтлек насыйп булсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев