Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш студентлары район башлыгы белән очрашты

Студентларның кышкы каникулы мөһим вакыйга белән истә калачак. Район җитәкчеләре белән оештырылган очрашу ике як өчен дә бик әһәмиятле булды. Төбәгебез студентлары бүген кайларда белем ала, нинди проблемалар борчый, укуларын тәмамлагач туган якларына эшкә кайтырлармы? Шушындый кызыксынулар белән район башлыгы Анатолий Иванов булачак белгечләр өчен традицион очрашу уздырды. Биредә төп...

Студентларның кышкы каникулы мөһим вакыйга белән истә калачак. Район җитәкчеләре белән оештырылган очрашу ике як өчен дә бик әһәмиятле булды.

Төбәгебез студентлары бүген кайларда белем ала, нинди проблемалар борчый, укуларын тәмамлагач туган якларына эшкә кайтырлармы? Шушындый кызыксынулар белән район башлыгы Анатолий Иванов булачак белгечләр өчен традицион очрашу уздырды. Биредә төп сөйләшү Мамадышны белемле кадрлар белән тәэмин итү хакында иде.

"Бүгенге көндә Мамадыштагы күп кенә оешма-предприятиеләр югары квалификацияле белгечләргә кытлык кичерә,- дип башлады сүзне Анатолий Иванов,- икътисадчылар да, агрономнар, инженерлар, табиблар да кирәк безгә. Яшь белгечләр белән туган җиребезне данлыйсы иде".

Мамадыш районының республиканың иң үзәгендә урнашуын, биредә яшәү һәм хезмәт итү өчен барлык уңайлыклар тудырылуын, соңгы елларда гына район күләмендә башкарылган эшләр, киләчәктә планлаштырылган мөһим проектлар турында да искәртте җитәкче.

Алга таба сүзне студентларга һәм кунакларга бирделәр. Беренче булып Түбән Тәкәнештән Альберт Әкъбәров чыгыш ясады. Үзенең җир хезмәтенә бәйле һөнәрне сайлап ялгышмавын белдерә ул: "Мин Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетын тәмамладым. Гаиләбез белән КФХ оештырдык. Бүгенге көндә шунда хезмәт куябыз. Уңай күрсәткечләр дә бар. Быел авыл хуҗалыгы программасында катнашып 1,5 млн.сумлык дәүләт ярдәме алырга һәм фермабызны тагын да үстерергә өметләнәм". Шушы урында ветеринар академиянең 5нче курсында белем алучы бер студент сорау бирде: "Диплом алганнан соң, авылга эшкә кайтсак, безне нинди өстенлекләр көтә?" Моңа җавап итеп, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен бер тапкыр 100 мең сумлык дәүләт ярдәме һәм берничә ел дәвамында хезмәт хакына өстәмә түләү (5 мең сум) билгеләнүен, программада катнашкан очракта торак шартларын яхшыртуга социаль түләүләр бүленүен ассызыкладылар.

Районга табиблар җитешмәү дә күптәнге проблема,- ди үзәк хастаханәнең баш табибы Дамир Хаҗиев. Дөрес, соңгы елларда дәвалау учрежденияләренә яшь белгечләрне җәлеп итү буенча күп эш башкарылган. "Бүгенге көндә төбәгебезнең егет-кызлары Казан һәм Ижевск шәһәрләрендәге медицина учрежденияләрендә белем алалар. 5нче-6нчы курс студентлары белән тыгыз элемтәләр булдырылган. Хәзерге көндә табибларның хезмәт хакы уртача 39 мең сум тәшкил итә. Медицина учреждениеләрен яңа корылмалар белән тулыландырабыз. Ә бу үз чиратында, аларда халыкка сыйфатлы ярдәм күрсәтергә сәләтле яшь белгечләр дә булырга тиеш, дигән сүз",- дип сөйләде баш табиб. Ул шулай ук яшь белгечләрнең авылда урнашуына булышлык итәргә тиешле "Земский доктор" проектын да телгә алды.

Олыяз лицееның чит телләр укытучысы Фаягөл Талипованың очрашудагы чыгышы оптимистик рухта иде. Залдагыларга мөрәҗәгать итеп: "Белем алып район мәктәпләренә эшкә кайтырга чакырам",- диде ул. Яшь мөгаллимнәр өчен булдырылган грантлар, ярдәмнәр хакында да сөйләде.

Чарада район эчке эшләр бүлеге вәкиле чыгышын да тыңладылар, торак белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча да тирән аңлатма бирелде, соңгы елларда Мамадыш җирлегенә кайткан белгечләрнең бүгенгә ирешкән уңай мисаллары да китерелде.

Соңыннан, район тормышында актив катнашучы студентларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.

-Мондый очрашулар безнең күзебезне ача. Күпме яңалык, файдалы мәгълүмат тупладык. Читтә йөргәндә бу мөмкинлекләр турында белеп тә бетереп булмый. Минемчә, әлеге чарадан соң, туган төбәкләренә кайтып төпләнергә теләүчеләр саны арткандыр,- диде очрашуда катнашкан КФУның икътисад һәм финанс институты студенты Ислам Шәрифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев