Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш райпосы дөнья чемпионатына 450 мең сумлык пилмән ясаган

Безнең мәгълүмати сайт район кулланучылар берлегенең 2015нче ел йомгакларына багышланган киңәшмәсе узуын хәбәр иткән иде инде. Аның кысаларында төп күрсәткечләр белән залдагыларны Мамадыш районы кулланучылар берлеге рәисе вазыйфаларын башкаручы Мансур Фәхриев таныштырды. Докладчы әйтүенчә, узган ел 9 тонна торт һәм пирожныйлар пешергәннәр. "Вятка" кафесында товар әйләнеше 10 млн.сумны тәшкил иткән....

Безнең мәгълүмати сайт район кулланучылар берлегенең 2015нче ел йомгакларына багышланган киңәшмәсе узуын хәбәр иткән иде инде. Аның кысаларында төп күрсәткечләр белән залдагыларны Мамадыш районы кулланучылар берлеге рәисе вазыйфаларын башкаручы Мансур Фәхриев таныштырды.

Докладчы әйтүенчә, узган ел 9 тонна торт һәм пирожныйлар пешергәннәр. "Вятка" кафесында товар әйләнеше 10 млн.сумны тәшкил иткән. Коллектив бүген 27 төр икмәк-булка эшләнмәләре әзерли, макаронның 8 төрен җитештерә.

Кулланучылар җәмгыяте район һәм республика гына түгел, ә ил дәрәҗәсендәге, дөнья күләмендәге чараларны үткәрүгә дә зур өлеш кертә. Узган ел башкалабыз Казанда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты узуын күпләрегез хәтерлидер әле. Мамадышлылар анда катнашучыларны 14 көн дәвамында тәмле пилмәннәр белән тәэмин иткәннәр. Мансур Фәхриев белдерүенчә, дөнья чемпионатында катнашучылар 450 мең сумлык Мамадыш пилмәнен ашаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев